Әлмәттә йортсыз хайваннар турында сөйләштеләр
Әлмәттә йортсыз хайваннарга ярдәм итү белән шөгыльләнүчеләр район башлыгы Тимур Нагуманов белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар йортсыз хайваннарны асрауның мөһим проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, хуҗасыз этләр мәсьәләсе бүгенге көндә дә халыкны борчый.
Очрашу башында һәр катнашучы үзенең эшчәнлеге белән таныштырды.
Әйтик, «Путь домой» хуҗасыз хайваннарга ярдәм итү хәйрия фонды Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт районында 5 елдан артык эшчәнлек алып бара. Алар хуҗасыз хайваннарны коткаралар һәм ярдәм итәләр. Аларны дәвалау һәм яшәтү өчен түләү бары тик ирекле, хәйрия акчалары хисабына гына алып барыла.
"Мы в ответе" хайваннарга ярдәм итүнең тагын бер хәйрия фонды да шундый эшчәнлек алып бара. Алар шәһәр урамнарында хайваннар санын гуманлы ысул белән җайга сала.
«Кошкин дом» тернәкләндерү үзәге хуҗасыз хайваннарны дәвалау, тоту, урнаштыру белән шөгыльләнә.
Хуҗасыз хайваннарны кайгыртучылар башкарма комитетка киләчәктә уртак эш алып бару, ә нәкъ менә хакимият тарафыннан хуҗасыз хайваннарны яклау мәсьәләсендә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Тимур Нагуманов матбугат хезмәтенә хуҗасыз хайваннарны массакүләм коммуникацияләр чараларында яктырту һәм таныту буенча медиаплан эшләргә кушты. Шулай ук ул ташламалы стерильләштерү мәсьәләсен хәл итәргә, ветеринарлар белән эш алып барырга кушты.
Киләсе очрашуны май аена планлаштырдылар.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа