Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьләр эшенә багышланган Work-тур Әлмәттә дә булды

Әлмәттә очрашу 1 апрельдә узды.

"Яшьләргә эш " дигән Work-тур Татарстанның 5 шәһәрендә булды: Тәтеш, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә һәм Әлмәттә. Очрашулар 28 марттан 1 апрельгә кадәр барды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.

Чарада 400дән артык яшь кеше – югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары катнашты. Шулай ук «Уңышлы эшкә урнашуны нәрсәдән башларга» дигән эшлекле уенда 350 дән артык кеше катнашты, аның кысаларында алар резюме төзи, әңгәмә узарга өйрәнделәр.

75 кеше проект остаханәсендә катнашты, алар анда Бөтенроссия грант конкурсларына гаризалар бирү өчен үзләренең социаль проектларын ничек дөрес итеп язарга кирәклеген өйрәнделәр.


Форсайт-сессиядә 66 эш бирүче һәм уку йортларының практик бүлекләре вәкилләре катнашты.

Work-тур киләсе атнада дәвам итәчәк һәм  Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә булачак. 

 

Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса