Әлмәттә язгы чакырылыш кампаниясе башланды
Әлеге чакырылышта 200 солдат хәрби хезмәткә китәргә тиеш.
2022 елның 1 апреленнән Әлмәт районында язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Күп кенә егетләр повестка алдылар һәм хәрби комиссариатка бардылар.
Булачак солдатлар медицина тикшеренүен узарга тиеш. Призывникка 7 белгеч узарга кирәк. Кайчак алар күбрәк тә булырга мөмкин. Алар арасында невролог, хирург, офтальмолог, стоматолог һәм лор бар. Чөнки булачак солдат сәламәт һәм хезмәткә әзер булырга тиеш.
Хәрби комиссариат мәгълүматларына караганда, хәзер 400гә якын әлмәтле армия сафларында хезмәт итә. Быел язын 200дән артык солдат җибәрелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа