Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватан кайдан башлана

Соңгы аралардагы вәзгыять кешеләрнең башын тәмам бутап бетерде. Социаль челтәрләрдә бер мәгълүмат, «ящик»тан икенче.

Бер урыс әйткәндәй, кайсы тәрегә карап чукынырга белми кеше.

Хәзер Ватан, туган ил, ватанпәрвәрлек, Ватанга тугрылык кебек сүзләр, төшенчәләр яңадан экраннарга әйләнеп кайтты. Әлбәттә, элегрәк кирәк иде. Соң булса да уң булсын, ди безнең халык. Ул төшенчәләр бик күп гади халык күңелендә яшәде һәм хәзер дә яши. Бу хакта күптән уйланып йөри идем инде. Мин язарга өлгергәнче, «вакыйгалар» алданрак булып куйдылар.

Хәтерлисезме Михаил Матусовский сүз-ләренә язылган «С че-го начинается Родина» (Ватан кайдан башлана) дигән җырны. Ватан Әлифбадагы рәсемнән, күрше ишегалдында яшәүче туг-ры дуслардан, әни җырлаган җырдан, җилдә тирбәлгән каеннан, сыерчыкның язгы җырыннан, ерак-ларга сузылган авыл юлыннан, әткәйдән калган буденовкадан башлана... Урыс җыры. Ә җанга никадәр якын ул җыр. Хәтерлим, аны безгә башлангыч сыйныф укытучыбыз Розалия апа Хатамтаева өйрәткән иде. Минем өчен Ватан әле һаман да ул өйрәткән җырдагыча. Тик аңа тагын гаилә, атам-анамның мәңгелек йорты һ.б. лар өстәлде.

Уйлап карасаң, бик гади дә, шул ук вакытта бик катлаулы да. Ватан ул сөйләгән сүздә, җырлаган җырда, язган язуда, телдә, ашаган ризыкта, кигән киемдә, караган фильмда, уйнаган рольдә һ.б. Аларны яратырга, алар белән горурланырга, аларны тагын да яхшыртырга, арттырырга тырышырга. Ә без яраттыкмы? Без үзебезнеке булсын, үзебезнекен саклыйк дип тырыштыкмы? Горурландыкмы үзебезнең татар булуыбыз, рәсәйле булуыбыз белән? Нинди генә җыр бәйгеләре булса да, чит телдә җырлауны дәрәҗә санадык. Чит илгә барып клип төшерү «текә»лек билгесе булды. Сезнең үзебезнең урманнарда, болыннарда, иген басуларында, елга буйларында төшерелгән клип-лар күргәнегез бармы? Илебезнең табигатен зурлаган җырларны ишеттегезме? Ә-ә-ә, фотосессияләр булды интернетта. Салам эскерте янында төшү экзотика булды кем-нәргәдер. Урамнарга чит телдә язылган алтакталар элдек. Көннәр буе чират торып чит ил ризыгын ашадык. Алар җитештергән әйберләр безнекеннән яхшы булганга сөендек. Чит, чит, чит... Барысы да чит булды. Читләр арбасына утырдык. Ник без шулай соң? Бу - тормышка җайлашумы, әллә горурлыгыңны җиргә ташлап, ярарга тырышумы?

Мин шактый вакыт Рәсәй филологлар советында әгъза булып тордым. Бер елны пленумны Казан университеты үткәрде. Анда Владикавказдан өч профессор килгән иде: икесе ир-ат, берсе бик шәп гәүдәле Аза Хазбатровна дигән ханым. Төшке ашка кергәч, әлеге ханым үз милләттәшләре, ир-ат коллегалары утырмыйча, табын янына утырмады. Алар кергәнне көтте. Инде Кавказ «егетләре» тост әйтергә торгач, Аза Хазбатровна торып бас-ты һәм алар сөйләп бетермичә урынына утырмады. Мин аннан ни өчен алай эшләвен сорадым. Бездә шундый тәртип, ирләр утырмыйча һәм ирләр сөйләгәндә хатын-кыз утырып тормый, диде. Алар яраклашмый торган горур халык шул.

Ә без яраклаштык. Без «культурный» булып, басып ашыйбыз. Ә бит безнең әбиләр гомер буена «басып ашарга ярамый» дип кисәтеп килделәр. Ялтыравык-лы кәнфит кәгазенә алдандык. Читләргә иярдек түгелме? Алар пешергәнне ашап, алар ясап биргән коралга ышанып яттык. Ләкин без бирешә торган халык түгел. Болар безгә күзне ныграк ачып карарга сабак булыр бәлки. Сарык тиресе ябынган бүреләр турындагы әкиятне искә төшерде бүгенге вәзгыять. Гомумән, халыкның, милләтнең бөтен акылы хикмәтле хикәятләргә салынган. Хәтерлисезме, бер көтүче малай, сарыкларны бүре ашады, дип, авыл халкын берничә тапкыр алдый. Халык ышана. Ә инде чынлап ашаганда күпме кычкырса да ышанучы булмый...  Шулай. Ватанның кем өчен кайдан башланганын, ул төшенчәне ничек аңлаганнарын күрсәтте бу хәлләр. Бик күп әкият-хикәятләрне искә төшерде. Бүген исә, үткәннәрне хәтер сандыгында саклаган хәлдә, бер учка тупланырга. Үзебезнең Ватан дип, үзебезгә эшләргә һәм яшәргә кирәк.

 

 

Ватан кайдан башлана дигән сорау күпләрне борчый бүген. Минем уйларым ул бит әле бөтенесе шулай уйлый дигән сүз түгел. Башкаларның фикере ничек икән?

 

Рәмзия Габделхакова. Ватан туган нигездән, туган җирдән башлана. Безнең буын Туган илгә, Ватанга тирән мәхәббәт, горурлык хисләре белән үсте. Ватан ул нәсел тамырлары береккән җир. Аны башка берни алыштыра алмый.

Илзам Хаҗиев. Ватан ул ана карыныннан ук башланадыр, мөгаен. Кешенең туып-үскән җире.

Ләйләгөл Минаева. Минем Ватаным туган авылымнан, тәпи киткән, балачагым узган җирдән башлана. Башлана! Һәм мин аның чиксез булуын телим. Чик бит ул «чикләү» белән бәйле.

Зинаида Захарова. В. Баснерның М. Матусовский сүзләренә язылган «С чего начинается Родина» җырыннан да яхшырак әйтеп булмас. Үзебездән, балалар елмаюыннан, оныклардан, бердәмлектән башлана. Ватансыз кеше тамырсыз агач, канатсыз кош. Күңелләрдә мәхәббәт, сөю хисе булган кебек, йөрәк түрендә Ватанга мәхәббәт саклана. Ватан өчен горурлык хисе, сызлану - барысы да бар. Яшәсен кече Ватаным Кәләй авылы, Ватаным Татарстан, Рәсәй. Ватан безнең беренче сулыштан башлана.

Гөлнур Фәрхетдинова. Без мәктәптә укыганда ярый әле СССРда туганбыз дип горурлана идек. Шуңа да Ватан, Туган ил бик тирән мәгънәгә ия. Хәзерге вакытта минем өчен Ватан гаиләдән башлана. Балалар, якыннар, туганнар исән-сау булса, димәк, тәртип дигән сүз. Җырдагы кебек: Ватан ул - туган, яшәгән, торган җирең, аның матурлыгы, чисталыгы. Кирәк чакта ярдәмгә килердәй ышанычлы дуслар булу, чыгып китәр эш урының, кайтып керер өең булу. Шуңа да Ватанны үз гаиләңне яраткан кебек яратырга кирәк. «С чего начинается Родина» җырының һәр куплетына печать куям.

Тавис Гозәеров. Минем өчен Ватан гаиләдән башлана. Әти-әни, хатыным, туганнарым, дус-ишләрем, күршеләр, бакыйлыкка күчкән туганнарым, йорт-җирем, авылым, яшәгән район, республика, яраткан татар телем, безне тәрбияләгән ил. Шуңа да барысын яклап сүз әйтерлек. Мин шулай уйлыйм, минем өчен шулай.

Рөстәм Камилов. Ватан ул үзеңнән башлана. Син төгәл белергә һәм анык җавап бирергә тиеш: үзеңне әйләндереп алган тирәлектә кем син, нәрсә эшлисең? Нинди мохит тудырасың һәм үз тарихыңны беләсеңме? Бу вәзгыять башлангач төрлесен ишетеп, төрле төркемнәрдә аралашкан кешеләр белән бәхәскә керергә, кайсыларын югалтырга туры килде. Ләкин мин барыбер үз фикеремдә калам. Без 27 миллион әби-бабаларыбызның каны, ачы күз яше белән сугарылган җирдә йөрибез. Ә алар безнең ничек яшәгәнне күкләрдән карап, күзәтеп торалар. Без гомер буе аларга бурычлы икәнне онытырга ярамый. Мин күпләргә бу хакта әйтә башлагач, алар «дәүләт миңа моны тиеш, тегене тиеш, ул безнең хакта уйламый» дия башлый. Аның хәл итә торган мәсьәләләре, бурычлары югарырак масштаблы. Син бүген нәрсә ашадың икән дип уйларга аның вакыты юк.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса