Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәйгә космик корабль төшкән

Татарстан тарихында космосны үзләштерү белән  турыдан-туры бәйле булган күп кенә вакыйгалар билгеле.

Республикабыз космик «биографиясендәге» бер якты сәхифә Зәй районына килеп тоташа. 1961 елда биредә «Восток» космик корабле төшә.

Кыскача гына тарихка тукталып үтәм. 1958 елда илебездә кешене космоска очарга әзерләү ниятеннән төрле сынаулар үткәрелә башлый. Нигездә корабльләрне пилотсыз очырталар, шулай да аларга тереклек ияләрен, хәтта икешәр этне дә утыртып җибәрәләр. Ни дисәң дә, космоска очырту белән генә эш бетми бит, анда җан иясенең тормыш-яшәеше өчен шартлар тудырып, җиргә исән-имин әйләнеп кайтуын тәэмин итү дә мө-һим бурыч була.

Шундый пилотсыз очышларның берсендә - 1961 елның 9 мартында үткәрел-гәнендә техник һәм медицина-биологик максатлар, ә иң мөһиме - катапульта системасын сынап карау бурычы куела. Корабльгә космонавт манекены урнаштырыла һәм бер эт утыртыла. Бу очракта космонавт муляжын Юрий Гагаринның буе һәм авырлыгына туры китереп ясыйлар (ул вакытта аның тәүге космонавт сыйфатында легендар очышына бер ай калган була). Манекенның йөзенә эре хәрефләр белән «МАКЕТ» дип язалар. Скафандрның аркасына да шундый ук сүз языла. Бу - җиргә төшкәч аны беренче булып табучылар үлгән кеше дип курыкмасын өчен шулай эшләнә.

Техник сәбәпләр аркасында «Восток» корабленең төшү аппараты көтелгән урында - Куйбышев (хәзерге Самара) районында түгел, ә Татарстанга - хәзерге Зәй районы Иске Тәкмәк авылыннан ерак түгел урман аланына төшеп утыра. Бәхеткә, Кама суына батарга 80 км ара кала. Аның җиргә төшкәнен якында гына җир сөргән Аксар авылы тракторчысы күреп ала. Сөйләвенә караганда, башта аппаратның капкачы шарт итеп ачылып киткән, тормоз системасы парашютлары шартлап ачылган, ә аннары космонавт муляжы катапульта ясаган. Йөгереп килгән тракторчы, кызыгып китеп, кызгылт-сары төстәге парашютның яхшы тукымасын кисеп тә ала әле. Тракторына яшереп куеп, хатынын сөендермәкче була.

Очышлар белән идарә итү үзәгендә космик аппаратны «югалталар». Җирле колхоз җитәкчеләре Алабугадагы КГБ уполномоченныена, аннан - Казанга, Татарстан КГБсы рәисе урынбасары Мәскәүгә хәбәр иткәч кенә ул табыла. Урынга килеп җиткән белгечләр парашютларның берсе булмауга бик гаҗәп-ләнәләр. Эзләнү барышында тракторчының эзенә төшәләр - өенә кайтып җиткәндә ул тоткарлана.

Ә аппаратның тереклек ияләре утыртылган икенче өлеше Иске Тәкмәк авылыннан бер чакрым читтәрәк төшә. Моны күргән авыл халкы башта куркып кала, тик кызыксынулары көчле булганга, бераздан олысы-кечесе вакыйга булган урынга йөгерәләр. Әйтергә кирәк, корабльдәге Чернушка кушаматлы эт, бакалар, ак тычканнар барысы да исән-имин була. Корабльне актарган вакытта гына бер тычкан тикшерүчеләр кулыннан ычкынып, кырга кача.

Беренчеләрдән булып вакыйга урынына Алабуга КГБ уполномоченные аппараты хезмәткәрләре килә. Җирле егерьлар белән бергә алар карлы-буранлы март суыгында космик аппаратны һәм космонавт муляжын саклыйлар. Миллион сумнар торучы кыйммәтле аппаратура һәм техника гына түгел, ул бит әле хәрби һәм дәүләт сере дә булып санала. Аннары аларны махсус китерелгән десантчылар подразделениеләре алыштыра. Кичкә таба Мәскәүдән хәрбиләр, белгечләр, га-лимнәр килеп төшәләр. Менә шулай итеп Зәй ке-шеләренә заманында совет космонавтикасы легендасына әверелгән күп кенә кешеләрне үз күзләре белән күрү бәхете насыйп була.

 

Тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдиновның «Мои ностальгические этюды» китабыннан әзерләнде                                                                    (Казан, 2021 ел, 214-215 битләр)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса