Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Россия эше» кадрлар үзәгендә онлайн-әңгәмә үткәрделәр

Шундый ук вакансияләр ярминкәләре даими үткәреләчәк.

8 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Работа России» кадрлар үзәгендә «Әлмәт транспорт идарәсе» катнашында эш бирүче көне узды.

Эш эзләүчеләргә автобус йөртүче, троллейбус йөртүче, хәрәкәт составын ремонтлау буенча слесарь, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, электромонтер вакансияләр тәкъдим ителде.

Чара онлайн форматта узды. Әлмәт районының авыл җирлегендә эш эзләүчеләр белән әңгәмә үткәрелде. Моның өчен авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан авылларда мәгълүмати эшләр башкарылды.

Мәсәлән, Клементейкино авыл җирлеге башлыгы өч эш эзләүче белән онлайн-әңгәмә мәйданчыгына кушылды, аларны күчмә составны ремонтлау буенча слесарь вакансиясе кызыксындырды.

Видеоэлемтә барышында «Әлмәт транспорт идарәсе»  авыл җирлекләре башлыкларына һәм эш эзләүчеләргә эш шартлары һәм режимы, хезмәт хакы күләме, шулай ук тулай торактагы бүлмәне рәсмиләштерүдә ярдәм итү мөмкинлеге турында хәбәр итте.

Предприятиедә троллейбус йөртүчеләрне, алга таба эшкә урнашып, аена 25 мең сум күләмендә гарантияләнгән стипендия түләп, укыту оештырылган.

Шундый ук вакансияләр ярминкәләре даими үткәреләчәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр түбәндәге онлайн-ярминкәләргә һәм онлайн-әңгәмәләрдә катнашу өчен (8553) 32-34-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса