Әлмәттә фашист концлагерьларында булганнарны хөрмәтләделәр
11 апрель-Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне.
Зур сынаулар үткән якташларыбызн абруйларын, игелек һәм гаделлеккә ышанычларын саклап кала алганнар.
Әлмәт муниципаль районында бүген алар өчәү генә калган. Алар-Маргарита Апраксина, Ольга Макарова һәм Василий Литвинов. Фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына рәхмәт әйтергә район башлыгы Тимур Нагуманов, район ветераннар Советы рәисе Владимир Яшанин, социаль яклау идарәсе начальнигы Рөстәм Гәрәев килде. Алар фашист концлагере өзелмәс эз калдырган ветераннарга күңел җылысы һәм иминлек, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
"Бүген безнең өчен бер үк вакытта тантаналы да, кайгылы да көн. Сез безгә үрнәк күрсәтәсез. Сезгә иң мөһиме-нык сәламәтлек һәм һәр елны сезнең белән күрешү мөмкинлеге булуын телим", - диде Тимур Дмитриевич.
Һәр кечкенә тоткынның язмышы катлаулы була.
Василий Трофимович Литвинов 1936 елның 2 мартында Краснодар краеның Крым районы Кызыл Октябрь хуторында туа. 1942 елның уртасында ул үзенең алты яшендә әнисе, әбисе һәм абыйсы белән Днепропетровск янындагы лагерьга эләгә. Өлкәннәр һәм балаларны төрле лагерьларга урнаштыралар. Коточкыч ачлык. Үлән дә, акация дә ашаганнар . 2 ел кечкенә Василий ачлыкта һәм салкында яши. Кызыл Армия гаскәрләре аларны 1944 елның ахырында азат итәләр. 1946 елда Василий Литвинов абыйсы белән балалар йортына эләгә, ә 1950 елда Василий Майкопның һөнәр училищесына җибәрелә.
Бүгенге көндә ул хатыны белән яши. Алар 2 бала һәм 2 онык үстергәннәр.
Маргарита Викторовна Апраксина-концлагерьның балигъ булмаган тоткыны, инвалид калган. Ул 1932 елның 29 апрелендә Брянск өлкәсенең Дятьково шәһәрендә туа. 1941 елдан 1943 елга кадәр Брянск өлкәсенең оккупацияләнгән территориясендә мәҗбүри тоту урыннарында була. 1943 елның августында аларны Брянск өлкәсеннән көчләп чыгаралар һәм Псков өлкәсендә концентрацион лагерьга урнаштыралар. Аны 1943 елның декабрендә азат итәләр. Югары белемле. Сугыштан соң Әлмәт төзелеш техникумында укытучы булып эшли һәм аннан пенсиягә чыга.
Маргарита Викторовнаның кызы, 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.
Ольга Романовна Макарова 1933 елның 5 апрелендә Смоленск өлкәсенең Глинково районы Бартеново авылында туа. 1943 елда, әти-әнисе белән бергәләп, Балтутино авылына кадәр озатыла. Бер айдан аларны Смоленск өлкәсенең Рославль шәһәрендә урнашкан концентрацион лагерьга күчерәләр. 1943 елның сентябрендә совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Югары белемле. Әлмәт проект-конструкторлык бюросында инженер булып эшли һәм аннан пенсиягә чыга.
Алар барысы да лаеклы, көчле рухлы кешеләр. Узган елларның ачы сәхифәләре турында хәтер аларны сындыра алмаган. Алар барысы да матур тормыш итәләр.
Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа