Әлмәт урамнарындагы чокырлар апрель ахырына кадәр бетереләчәк
13 000 кв. метр чамасы мәйданда чокырларны бетерү планлаштырылган.
Чокырларны бетерү өстендә Әлмәттә 25 февральдән эшли башлаганнар. Бу хакта шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе директоры Илсур Сәлимгәрәев Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән турыдан-туры эфир вакытында сөйләде.
"Бүгенге көндә 30 урамда эшләдек – бу - 1000 квадрат метрдан артык мәйдан", – дип ассызыклады Сәлимгәрәев.
11 апрельгә кадәр һава торышы аркасында чокырларның бөтенесен дә ремонтлау мөмкин булмаган. 11 апрельдә шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе кайнар асфальтобетон белән эшләргә керешкән.
"Балакина һәм Шевченко урамнарындагы эшләр башланды. Алга таба Индустриальная, Бигәш, Чернышевский, Тельман, Таһиров, Мактамада эшләрне дәвам итәбез. Урсалыда Беренче Май урамы, Садовая, Шоссейная урамнарында, шәһәрнең төрле почмакларында эшләр башкарылачак," - диде автомобиль юллары идарәсе директоры Илсур Сәлимгәрәев.
Юлчылар кайнар асфальт белән көчәйтелгән режимда эшләячәк. Алдагы 20 көнгә план-график төзелде. Һава шартлары начарайган очракта, авария хәлендәге чокырларны бетерү буенча эш төнге сменада да дәвам итәчәк. Чокырларны ремонтлау буенча 13 000 кв. метр чамасы мәйданда эшләр башкару планлаштырылган.
Юл төзүчеләренең бурычы-кыска вакыт эчендә барлык авария хәлендәге чокырларны бетерү, шул ук вакытта моны максималь сыйфатлы итеп башкарырга кирәк, диде Нагуманов.
"Автомобиль юллары идарәсенең бурычы – апрель ахырына кадәр шәһәрдә барлык авария хәлендәге чокырларны бетерү. Алга таба май аеннан башлап, җәйге чорда җитдирәк ремонт – кайбер урамнарда асфальт-бетонны алыштыру буенча эшләр башкарылачак", - дип ассызыклады ул.
Хәзер эшләрнең ахыргы планы формалаша һәм раслана. Барысы да, гадәттәгечә, финанслауга кайтып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа