Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт нефтьчеләре өчен 1160 фатир тапшырылды

Нефть тармагы хезмәткәрләрен автомобильчеләр урамындагы ике соципотека йортына урнаштырдылар.

Алар ТР Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

5 нче номерлы йорт 298 фатирга исәпләнгән, аларның гомуми мәйданы 20,1 мең квадрат метр тәшкил итә. 7-8 катлы бинада 8 подъезд бар.
9 нчы номерлы йорт исә бер подъездлы. Анда 3,6 мең квадрат метр мәйданлы 63 фатир бар.

Яңа фатирларга күчүчеләргә фатирларны яшәрлек итеп бирделәр. Аларның һәркайсында сантехника, газ плитәсе, янгын хәбәрчеләре, шулай ук су, газ, электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итү счетчиклары бар инде.

Марат Зарипов хәбәр иткәнчә, 2024 елга кадәр Әлмәттә нефтьчеләр өчен 1160 фатирлы 6 йорт төзү планлаштырыла. Алар Автомобильчеләр, Полевая һәм Герцен урамнарында урнашачак. Хәзер инде  торак комплексының бишенче объектын эшлиләр. Территориядә шулай ук 160 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк.

 

 

Фото: Альметьевск 1 телеграм каналы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса