Әлмәттә элекке сөт кухнясы бинасын төзекләндерергә телиләр
Масштаблы проектны Татарстан республикасы яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләймановка тәкъдим иттеләр.
Татарстан республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановка якын арада Әлмәттә гамәлгә ашырырга әзер булган ике масштаблы проектны тәкъдим иттеләр. Шуларның берсе-элеккеге сөт кухнясы бинасы, аны " НУР психологик-педагогик ярдәм үзәге өчен яңа бина итеп үзгәртеп коралар.
"Нефтьчеләр көненә, һичшиксез, төгәлләрбез", - диде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.
Икенчесе-элеккеге "Мегаполис" клубы. Аннан яңа иҗтимагый үзәк,"Горький исемендәге клуб" ясарга телиләр.
Шулай ук Тимур Сөләйманов Әлмәт районының яшьләр сәясәте тармагы вәкилләре белән очрашты, яшүсмерләр клубларында һәм «Сфера» үзәгендә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа