Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

И хатын-кыз - алиһә зат, килә серең чишәсе...

Яз җитүгә,  һәрбер хатын-кыз үзгәрергә тели. Бар җиһан җанланган чорда асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.

Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче, тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган. Авыл җирлегендә яшәп хезмәт куючы ханымнар аеруча игътибарга лаек.

Районыбыз авылларының гүзәл, уңган-булган хатын-кызлары өчен «Әлмәт таңнары» газетасында яңа проект старт ала.

«Үзгәрү» дип аталган әле-ге проект кысаларында без гүзәл затларыбызның язмышы, тормышы белән таныштырып барачакбыз. Дөнья мәшәкатьләренә башлары белән кереп чумган авыл хатын-кызларына бер көнгә генә булса да тышкы кыяфәтләрен, образларын үзгәртеп карарга мөмкинлек тудырабыз. Әлеге матур үзгәрешләрне тормышка ашыруда безгә стилист-колорист, визажист Гүзәл Сәхапова ярдәм итә. Дөньякүләм билгеле булган атаклы визажист Гоар Аветисянның үзендә укып, макияж ясау осталыгы серләрен ачкан һәм әлеге эшне энәсеннән җебенә кадәр төгәл башкаручы мас-тер үзенең куллары белән әкияти матурлык тудыра. Шуны да әйтергә кирәк, кешенең тышкы кыяфәте үзгәрүе аның рухи халәтен дә үзгәртә бит әле. Причес-ка, макияж ясаткан ханымнар үзләрен ышанычлырак тота, шул рәвешле әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын да ныграк яулый башлый. Бәлки безнең яңа проектыбыз күп кенә авыл хатын-кызларына бәхетле мизгелләр генә бүләк итеп калмыйча, тормышларына, язмышларына да уңай йогынты ясый алыр. Һәрхәлдә, максатыбыз шул.

 

Бүгенге язмабыз «Үзгәрү» проектының тәүге герое - Чупай авылыннан Зөлфия Ибраһимова турында. Ул шушы авылда туып-үсә, сигезенче сыйныфны тәмамлагач Әлмәт төзелеш техникумына (хәзерге политехник техникум) укырга керә. Аннан соң торба заводына килеп эшкә урнаша. Кыс-картуга эләккәннән соң, «Солнечный» лагеренда хезмәт куеп ала. Кияүгә чыга, бер-бер артлы ике кызы дөньяга килә.

- Тормыш син теләгәнчә генә булмый икән шул ул. Икенче кызым физик мөмкинлекләре чикләнгән булып дөньяга килде. Табиблар аны аякка баса алмаячак, диделәр. Шушы авыр вакытта ирем безне калдырып китте. Ләкин мин хәзер үкенмим. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, әти-әниләрнең булышлыгы белән кызымны аякка бастырдык. Шулай тормышымнан ямь табып, кызларым белән бергә яшәвемә шатланам гына. Хатын-кыз, чыннан да, нинди генә сәбәпләр булмасын, матур булырга, зәвык белән киенергә тиеш. «Әлмәт таңнары» газетасының «Үзгәрү» проектында катнашу миңа шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Гүзәл Сәхапованың алтын куллары белән ясалган макияж да, прическам да чиксез ошады. Гүзәлнең дөрес бизәнү хакында әйткән ки-ңәшләренә дә колак салып утырдым. Киләчәктә үзем дә шулай эшләячәкмен. «Әлмәт таңнары» коллективына һәм матурлык тудыру остасы Гүзәл Сәхаповага рәхмәт сүзләремне җиткереп каласым килә, - дигән теләкләрен белдерде Зөлфия ханым.

Әйе, чыннан да, Гүзәл Сәхапованың шулкадәрле кыска вакыт эчендә макияж да, прическа да ясый алуына мин дә сокланып утырдым. Гадәттә, мастер янына килгәч, аның  тышкы кыяфәтенә, тавышына һәм үз-үзен тотышына игътибар итәсең. Бу аеруча мөһим. Гүзәл беренче күрүдә үк безнең күңелгә хуш килде. Чибәр, нәзакәтле, мөлаем йөзле, күңелгә ятышлы тавышлы бу ханым чын мәгънәсендә кулларында ут уйната. Аның кирәк җирдә җитез, кирәк урында салмак кына хәрәкәтләр белән макияж ясаганын карап утыру гына да җанга рәхәтлек бирә.

 

Стилист-колорист, визажист кызыбыз Кичүчат авылында туып-үскән булып чыкты. Чып-чын авыл кызы. Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Шәхси йортта яшәгәнлектән, яшелчәсен дә, бәрәңгесен дә утырталар, башка хуҗалык эшләре дә муеннан. Бьюти-салоны да заманча итеп ясалган, бизәлгән. Күренеп тора, эшен шулкадәрле яратып башкара Гүзәл. Кечкенәдән үк үзенең бизәнү-ясану салонын булдыру, кешеләргә матурлык өләшү турында хыялланган. Бьюти өлкәсендә 2009 елдан бирле шөгыльләнә икән. Нинди генә стилистларда һәм бьюти-мастерларда укымаган ул!

 

- Мода үзгәрә, шуңа күрә дә заман белән бер адымда барырга туры килә. Мин һәрвакыт макияж, причес-ка ясауда, стиль үзгәртүдә белем алу теләге һәм төрле идеяләр белән яшим. Кеше-ләрне үзгәртәсем, матурлыйсым килә. Матурлык дөньяны коткарыр, дип юкка гына әйтмиләр бит, шуңа күрә дә «Әлмәт таңнары» газетасының «Үзгәрү» проектына бик теләп кушылдым, - ди Гүзәл.

Әйе, чыннан да, шулай бит. Кыяфәттә генә түгел, күңелдә дә матурлык булса, яшәве дә ничектер җиңел, рәхәт була. Ә проектыбыз дәвам итә, анда катнашырга теләүчеләр «Әлмәт таңнары» редакциясенә мөрәҗәгать итә алалар. Без сезгә киләбез - көтегез!

И хатын-кыз, и изге зат!

Син - җирнең фәрештәсе!

Сүзләр аздыр, килә сиңа

Хис белән эндәшәсе...

И хатын-кыз - алиһә зат!

Килә серең чишәсе.

Кешелеккә җан өрүче,

Син - тормышның чишмәсе!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса