Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркынычсызлык - эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше

«Татнефть» компаниясенең «Татнефть-Добыча» структур подразделениесеннән хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләр интерактив уенда үзләренең күнекмәләрен сынадылар.

«Елховнефть», «Ямашнефть» һәм «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәләре базасында хезмәт эшчәнлеге процессында коллектив әгъзаларының тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен җавап бирүче хезмәткәрләрнең җыелышлары узды.

Очрашулар «Куркынычсызлык коды» профсоюз программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде һәм 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган иде.

«Татнефть» ААҖ берләш-кән башлангыч профсоюз оешмасының АТППО профкомы рәисе Рузәл Шәймәрданов, кешеләр - компаниянең төп кыйммәте, ә алар турында кайгырту - хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең төп бурычы, дип билгеләп үтте. Яңа проект аларга туп-ланган тәҗрибәләрен практикада кулланырга һәм белем-күнекмәләрен яңартырга ярдәм итәргә тиеш.

- Без берничә юнәлешне билгеләдек. Беренчесе - белешмәлекләр. Икенчесе -хезмәтне саклау һәм тулаем куркынычсызлык буенча инструкцияләр белән видеороликлар. Өченчесе - тере аралашу рәвешендәге җыелышлар һәм билгеле бер хәлләрдә күнекмәләрне сынап карау өчен кирәкле практикумнар. Мондый чараларны квартал саен үткәрергә планлаштырабыз, - дип хәбәр итте Рузәл Рафаэль улы.

Хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләр белән очрашуларда АТППОның әйдәүче белгече Венера Ехаева аларга карата нинди таләпләр куелуы турында тагын бер кат сөйләп үтте.

- Сез - контрольнең беренче баскычы. Сезнең бурыч - графикка бәйле рәвештә эш урыннарын көн саен яки смена саен тикшереп тору. Мәгълүматларны хезмәт шартлары журналына кертә барасыз. Атнасына кимендә бер тапкыр җитәкче белән һәм аена бер тапкырдан да ким түгел цех начальнигы белән тикшерүләр үткәрергә кирәк, - дип искәртте Венера Фәридовна.

Ул ассызыклаганча, вәка-ләтле вәкилләр үз эшчән-лекләрендә хилафлыклар килеп чыгу ихтималын күздә тоткан алымнар кулланырга тиешләр. Регистрда тәртип бозу турында язма калдыру белән генә чикләнмичә, аны бетерүне дә контрольдә тотарга кирәк. Әгәр вәзгыять әледән-әле кабатлана икән, моның сәбәбен табу мөһим. Профсоюз оешмасы, үз чиратында, җаваплы кешеләрне бүләкли һәм матди яктан кызыксындыра. Отчетлар нигезендә түләүләр исәпләнә. Квартал саен «Иң яхшы вә-каләтле вәкил» бәйгесе үткә-релә, һәр ел азагында цехларда лидерларны ачыклыйлар.

Моннан тыш, җыелышлар вәкаләтле вәкилләр белән профсоюз комитеты арасындагы үзара хезмәттәшлекнең тагын бер формасы булды. Хезмәткәрләр көн кадагындагы проблемалар турында сөйләделәр һәм аларны бетерү, хезмәт шартларын яхшырту буенча үз идеяләрен җиткерделәр. Венера Ехаева барысын да теркәп барды һәм аларны тикшерүгә җибәрергә вәгъдә итте.

Киңәшмәләрнең һәрбер-сендә нефть-газ чыгару ида-рәләре җитәкчелеге эшкә рухландыру сүзләре белән чыгыш ясады.

- Конструктив диалог алып бару - сезнең төп күнекмәгез. Үз фикереңне яклый белер-гә, аны җитәкчелек һәм тикшерүчеләр алдында әйтүдән оялмаска һәм курыкмаска кирәк. Бөтен коллективның хезмәт мәнфә-гатьләре нәкъ менә сезнең иңнәргә йөкләнгән. Бу җә-мәгать эшенең мөһимлеген бәяләп бетерүе кыен, - дип мөрәҗәгать итте «Татнефть-Добыча» СП «Елховнефть» идарәсенең ЦКППН начальнигы Марат Вәлиев, үз цехы һәм идарәнең башка цехлары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

«Ямашнефть» идарәсе начальнигының производство буенча урынбасары Данис Кадыйров шулай ук хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең зур роль уйнавын билгеләп үтте һәм аларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде.

- Компания хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге сезгә хез-мәтне саклау кагыйдәләре үтәлешен ышанып тапшырдылар. Аварияләрсез эшләү күп яктан сездән дә тора. Шунысы мөһим, нәкъ менә сез - җәмәгать контроленең төп буыны булып торасыз, аңа теләсә кайсы хезмәткәр, начальникны да кертеп, ниндидер сораулар буенча мөрәҗәгать итә, теге яки бу проблемалар белән кызыксына ала, - дип белдерде Данис Кадыров.

«Әлмәтнефть» идарәсе начальнигының производство буенча урынбасары Андрей Кузьмин хезмәтне саклау буенча җаваплыларны бик үк әһәмиятле тоелмаган замечаниеләрне дә игътибарсыз калдырмаска һәм агарту эше алып барырга чакырды.

- Статистика буенча, дөнья күләмендә ел саен эш урынында 5 тән алып 6 меңгә кадәр кеше үлә. Бу - зур сан. Сез - тәҗрибәле кешеләр. Сезнең бурыч - бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен хезмәткәрләрне, бигрәк тә яшь буынны үз-үзләрен ничек тотарга өйрәтү. Бернинди нефть чыгару да кеше гомерен алыштыра алмый, - дип ассызыклады Андрей Кузьмин.  

Хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең барысы да укулар уза. Һәр идарәдә узган җыелышлар эштә үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирә торган кейс уеннары белән төгәлләнде.

Җыелышта катнашучыларны командаларга бүлделәр. Аларга түбәндәге өч модульдә тәкъдим ителгән биремнәрне «чишәргә» кирәк иде:

1

«Гомерне коткар». Бире-дә хезмәткәрләр медицина белемнәре нигезләрен искә төшерделәр һәм конкрет мисалларда медицина ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләрен яңарттылар.

2

«Тормышны якла». Катнашучылар алдына теге яки бу шартларда эшләү өчен кирәкле индивидуаль саклану чаралары (СИЗ) җыелмасын дөрес итеп сайлап алу бурычы куелды.

3

«Тормышны сакла». Вәкаләтле вәкилләр эш коралларын, СИЗларның һәм документларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-кил-мәвен: яраклылык вакытын, тулылыгын һәм башкаларны тикшерделәр.

Барлык кейсларны узу нә-тиҗәләре буенча иң күп балл җыйган командалар 5 мең сумлык сертификатларга лаек булдылар.

 

 

 

 

Альберт Массаров,

«Елховнефть» идарәсе                  4 нче нефть һәм газ чыгару цехының хезмәтне саклау буенча                            вәкаләтле вәкиле:

- Чара бик ошады. Мондый очрашулар кирәк, алар безнең күзаллау даирәсен киңәйтә. Без исә алган белемнәребезне хезмәттәшләребез белән бик теләп уртаклашабыз.

Евгений Уливанов, «Ямашнефть» идарәсе ЦДСВНының нефть һәм газ чыгару буенча операторы, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил:

- Мондый җыелышлар кирәк. Эш барышында бик күп сораулар туплана, ә монда аларга турыдан-туры җавап алырга була. Очрашуларның гамәли өлешенә килгәндә, бу үз-үзеңне тикшерү, кайда нинди җитешсезлекләр барлыгын аңлау өчен менә дигән мөмкинлек.

Виктор Журавлев, «Әлмәтнефть» идарәсе 3 нче нефть һәм газ чыгару цехының нефть һәм газ чыгару буенча операторы, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил:

- Предприятиедә 23 ел эшлим инде. Мине вәкаләтле вәкил итеп хезмәт коллективының гомуми җыелышында сайладылар. Зур җаваплылык тоям. Минем бурыч - хилафлыкларны теркәү һәм бетерү, инструктажлар үткәрү. Иң мөһиме - эшчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге дип саныйм. Хәтта аларның тышкы кыяфәте дә зур әһәмияткә ия: йөзенә һәм күзләренә карап та кешенең үзен ничек хис итүен, сәламәтме икәнлеген аңларга була. Вәкаләтле вәкилләр бәхетсезлек очракларына һәм гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен барысын да эшлиләр, шуңа күрә даими укыту - мөһим фактор. Профкомга белемнәрне яңарту буенча тагын бер чара оештырган өчен зур рәхмәт.

 

 

Таня Шамбер

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса