Әлмәт эзтабарлары катнашында Волгоград өлкәсендә 108 сугышчының җәсәде табылган
Ике сугышчының исемнәре билгеле, туганнарын эзләү алып барыла.
Волгоград өлкәсендә дүрт эзләнү отряды, шул исәптән Әлмәт «Татнефть-эзләү» тарафыннан да бүгенге көндә 108 сугышчының җәсәдләре табылган. Ике сугышчының исемнәре билгеләнгән, туганнарын эзләү алып барыла.
Волгоград өлкәсендә эзтабарлар палатка куйгач, очраклы рәвештә өч сугышчының җәсәдләрен тапкан.
"Татнефть-эзләү" отряды экспедициягә 29 мартта чыкты. 2 атна алар Неклиново районы территориясендә эшләделәр, анда эзтабарлар өч сугышчыны таптылар. Алар белән 3 медаль табылган,берсе кыйпылчык белән ярылган. Сугышчыларның җәсәдләре Казанга ДНК экспертизасына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа