Әлмәттә майның беренче атнасында 14 пар өйләнешкән
ЗАГС коллективы яшь парларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады.
9 Май бәйрәме алдыннан Әлмәт ЗАГСы белгечләре тугыз парның гаилә берлеген теркәделәр. Бу хакта Әлмәт ЗАГСында хәбәр иттеләр.
Майның беренче атнасында барлыгы 14 пар өйләнешкән.
«Күптән көтелгән яз килде, кояш җылыта, ә күзләрне майның якты төсләре сөендерә. Язылу датасын нәкъ менә шушы айга билгеләү өчен менә дигән сәбәп бу», - дип билгеләп үттеләр Әлмәт ЗАГСы белгечләре.
Фото: Әлмәт ЗАГСы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа