Һәр ветеран - чын каһарман
9 Майда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп уздык.
Кызганыч, сугыш кырларыннан исән-сау кайткан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарның гына сафы елдан-ел сирәгәя.
Алар үзләре белән шул тарихи вакыйгаларны, шул чорны алып китәләр. Әлмәт җирлегендә дә сугыш ветераннары бары тик 29 кеше генә калды. Яшьләребезгә ватанпәрвәрлек, туган илгә, хәрби антка тугрылык, дуслык, батырлык, кыюлык төшенчәләре турында бүген алардан да яхшырак итеп кем аңлата алыр икән!?
Илебезгә, туган җиребезгә Бөек Җиңүне бүләк иткән бер генә сугыш ветераны да игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Алар Җиңү бәйрәменә килә алмый икән, димәк, бәйрәм үзе алар янына килә. Быел да шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын «Фронт бригадалары» белән котлау оештырылды. Бәйрәмчә би-зәлгән автомобильләр туп-туры ветераннарның яшәү урыннарына килде. Фронт бригадалары артистлары өлкәннәрне сугыш еллары җырлары һәм дәртле биюләр белән сөендерделәр. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов 9 Май бәйрәме алдыннан калабызның хөрмәтле кешеләрен - Сәет Сәгыйтовны, Мөзәянә Хаматдинованы, Фатыйма Яхинаны котларга дип үзе килде.
Сәет Сәгыйтов сугышка 1943 елны китә. II Украина фронтына эләгә. Соңыннан Молдавия чикләрен сак-лый. Шул рәвешле армия сафларыннан 1950 елны гына демобилизацияләнә. «Татнефть-УРС» җәмгыя-тендә озак еллар фидакарь хезмәт куя.
Фатыйма Яхина 1942 елның декабрендә яшь сугышчылар курсын уза. 1943 елда үз теләге белән фронтка китә. 10 нчы һавага каршы оборона буенча бригадада ПУАЗО-З наводчигы була. Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша. 1944 елда «Багратион» операциясендә катнашкан өчен Фатыйма Яхинага Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский рәхмәт белдерә. Җиңүне батыр йөрәкле кыз Польшада, Варшава янында, Висла елгасы кырында каршы ала. Фатыйма ханым шәһәр партия комитетында статист булып эшли, соңыннан «Строймеханизация» трестында кадр-лар буенча белгеч була.
Мөзәянә Хаматдинова Украина фронтында сугыша. 1943 елның көзендә аны Ерак Көнчыгыш фронтына аэродром ротасына күчерәләр. Җиңү көнен Сахалинда каршылый. Аннары япон сугышында катнаша, 1946 елда гына демобилизацияләнә. Сугыштан соң Сахалинда кала, кияүгә чыга. 1963 елда Әлмәткә кайтып төпләнәләр.
Район башлыгы ветераннарга бүләкләр тапшырды, һәрберсенә озын гомер һәм бәхетле тормыш теләде.
Бәйрәм котлаулары сугыш каһарманнары Минниса Сабировага, Гыйндулла Гайнуллинга, Шакирә Галиевага һәм Габделхак Хәбировка да килеп иреште.
Минниса Сабирова сугышка 1943 елны китә. Кыю кыз Көнбатыш фронтында төзелеш бригадасында хезмәт итә.
Гыйндулла Гайнуллин Украина фронтында фашистларга каршы көрәшә. Сугыш беткәннән соң да армия сафларында хезмәт итүен дәвам итә. 1951 елны гына демобилизацияләнә.
Шакирә Галиева Серпухов шәһәрендәге хатын-кызлар запас полкында хезмәт итә. Бирегә ул хәрби комиссариат юлламасы белән җибәрелә. Сугыштан соң озак еллар Миңлебай газ эшкәртү заводында эшли.
Тайсуган авылында туып-үскән Габделхак Хәбиров армия сафларына 1943 елны алына. Җиде ел хезмәт итә. Туган ягына 1950 елны гына әйләнеп кайта.
Сугышны кичергән, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребезнең бүген исән-имин арабызда булуына ихластан куанабыз һәм горурланабыз. Гомерләрегез озын һәм куанычлы булсын, хөрмәтле ветераннар!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа