Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Туры эфир хәбәрләре

Күпбалалы гаиләләр яши торган бистәдә юлларны төзекләндерергә 200 млн сум кирәк.

Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир барышында хәбәр итте. Әлеге бистә юлларны төзекләндерү белән беррәттән участокларны газлаштыруга да мохтаҗ. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиядә күпбалалыларга бүлеп бирелгән урыннарда инфраструктураны төзекләндерү буенча әлегә бер генә программа да гамәлгә куелмаган, гәрчә мондый гаиләләргә участоклар федераль дәрәҗәдә бүлеп бирелсә дә.

Кыенлыкларга да карамастан, торак пунктта акрынлап инфраструктура булдырыла. Әйтик, быел участоклар газга тоташтырылачак. «Күпбалалылар яши торган бистәнең барлык урамнарында да газ мәсьәләсен хәл итү мөмкин булачак. Объектларның бер өлеше киләсе елга калдырылуы мөмкин анысы, әмма эшләрнең шактый өлеше быел башкарылачак», - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

Моннан тыш, Әлмәт автомобиль юллары идарәсе М-4 микрорайонында юллардан грейдер белән үтәчәк. «Юлларны булдыра алган кадәр яхшы торышка китерергә тырышачакбыз. Вак таш җәюгә килгәндә, бу эшне башкару срогы әлегә билгеләнмәгән. Моңа финанс кирәк булуы һәркемгә яхшы аңлашыладыр. Хәзерге вакытта без команда белән ресурслар эзлибез -якынча 200 млн сум кирәк булачак. Район бюджетында андый мөмкинлек юк. Махсус дәүләт программалары да юк. Әмма мин мәсьәләне хәл итү юлы, газ белән булган кебек, әкренләп табылачагына ышанам», - дип вәгъдә бирде Тимур Нагуманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса