Ул бит үзе моңнан яратылган
Җыр, моң татар халкының аерылгысыз юлдашы булган. Ул бүген дә шулай.
Нидер эшләргә тотынсак, җырлый беләбезме, юкмы, я кычкырып, я булмаса авыз эченнән генә, яки сызгырып көйләп йөрибез. Чөнки ул җанга тынычлык, рәхәтлек бирә.
Күңелең, хисләрең, уйла-рың белән әллә кайлардан урыйсың. Җырга бит киртәләр юк. Юк, үзең җырлаганда гына түгел, җиренә җиткереп башкаручыны тыңлаганда да чын рәхәтлек кичерәсең. Әлбәттә, җырың белән халык күңеленә үтеп керү өчен син башкалар кебек булырга тиеш түгел. Син Аллаһ тарафыннан җыр-моңнан яралган булырга тиештер. Ә ул менә шундый. Валентина Георгиевна Исламова менә ничә еллар халкыбызны үзенең җыр-моңнары белән сугарып яши. Аның турында сөйләгәндә җырлый дип кенә әйтеп булмый. Чөнки ул башкарган һәр җырның асылында моң ята. Музыка белгечләре аның тавышын лирик сопрано дип бәялиләр. Татарча аны сандугач тавышы дияр идем мин. Лирик сопрано - матур, эчке кичерешләрне ачып бирә торган йомшак тавыш. Мондый тавыш көчле түгел, әмма югары тоннарда ачык, эчтәлекле яңгырый.
Аның бөтен йөзе, күзләре, бөтен гәүдәсе җырлый. Ул җырлаган җырының һәр сүзен, һәр авазын җиренә җиткереп, күңеле аша уздырып тамашачысына ирештерә. Тавышының чисталыгы, андагы мелизмнар тыңлаучының күңел кылларын тибрәтә. Тыңлаучыныкын гына түгел, үзенекен дә. Шулай булмаса, ничек тыңлаучы кабул итә алсын. Валентина Георгиевна һәр җырның эчке мәгънәсен аңлап, тоеп, бөтен күзәнәге белән сизеп башкара. Башкача була да алмый. Чөнки аның башка хыялы да булмаган. Бары тик җыр һәм җырлау.
Туган авылы Кәләйдә сигез класс тәмамлаганнан соң, кечкенә сумкасын тота да, тәвәккәлләп Әлмәт музыка училищесына китә. «Сеңлем, 18 яшең тулгач килерсең», дип Брагина Валяны кире бора ул чактагы училище директоры Мәсгут ага Имашев. (Әйе, ул вакытта кем белгән соң кызның Валентина Исламова булып моң алиһәсенә, ә атак-лы композиторның гаилә дусларына әвереләсен!) Кызның исе китеп тормый. Юлын дәвам итә, бер чыккан-чыккан дип, Лениногорск шәһәрендәге педагогия училищесының музыка бүлегенә документларын һәм имтиханнар тапшыра. Озак та узмый, кабул ителүе турында белешмә килә.
Профессиональ музыкаль белем биргән остазларын ул бүген дә һәркайсын исемләп, рәхмәт хисләре белән искә ала.
- Авылдан килсәм дә, уку миңа авыр бирелмәде. Чөнки мин яратып, бик теләп укыдым. Миңа музыка серләренә төшенү, өйрәнү рәхәт иде. Разим Нәгыймович Вәлиуллин минем класс җитәкчем булды, - дип искә ала Валентина Георгиевна училищеда укыган елларын.
Гомумән, рәхмәтле булып яши белә әлеге җырлы гаилә. Тормыш һәм иҗат юлында очраган, ярдәм кулын сузган Лидия Старшинина, композитор Рәис Нәгыймов һәм башкалар бүген дә җаннарын җылытып торалар.
Музыка укытучысы булса да, аның күңеле, җаны сәхнәгә, җырга тартыла. Һәм ул инде ярты гасыр тамашачылар хозурында. Зур сәхнәгә ул беренче тапкыр 19 яшендә Гафу Каербеков сүзләренә Шәмши Калдаяков язган «Әниемә» җыры белән чыга һәм халык мәхәббәтен яулый. Ул башкарган җырда халыкчанлык, җан җылысы, башкаручының күңел халәте чагыла. Валентина Исламова бөтен барлыгы белән, җыр текстын тирән аңлап, кинәнеп җырлый. Юк, ул халыкка хезмәт итәм дип тырышмый. Хезмәт итү бит ул башкачарак була.
Ә ул җырлаудан тәм, ләззәт ала, шул моң дәрьясында йөзә. Тамашачылар шул могҗизаны карап, тыңлап, рәхәтлек кичерәләр.
Әйе, тормыш булгач, төрле чаклар була. Сәнгать дөньясы бит ул үзенчәлекле. Синең уңышың кемнәрнеңдер кәефен дә бозарга мөмкин. Иҗат юлында андый «дуслар» да очрый. Тик янында ире - Илфаты, балалары, яраткан тамашачысы булу андый ваклыкларга урын калдырмый, иҗат юлыннан тайпылырга бирми. Гомумән, ул үз намусына каршы барып бер эш тә эшләми. Шуңа күрә дә яраткан тамашачысы алдына саф күңеле, ачык йөзе, йөрәк моңы белән чыга. Вакытында нинди генә зур түрәләр белән бер табын артында утырырга туры килми аңа. Исемнәре татар дөньясын шаулаткан Әлфия Авзалова, Мирсәет Сөнгатуллин һ.б. шәхесләр белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. Илебезнең генә түгел, чит ил сәхнәләрендә татар моңын яңгырата. Һәм гадилеген, самимилеген, садәлеген югалтмыйча, җанын пычратмыйча, чын кеше булып кала белә.
Репертуар сайлауга да бик җитди якын килә ул.
- Бер көнлек җырлар минем өчен түгел. Җырның көе аның сүзләренә ятып торырга тиеш. Аның җаны, сулышы булырга тиеш. Җыр кешенең күңел кылларына кагыла алса гына җыр була, - ди Валентина Георгиевна, зур күзләренә дәрт чаткылары өстәп.
Валентина Исламова халык җырларын да, татар җыр сәнгатенең алтын фондын тәшкил иткән классик әсәрләрне дә һәм бүген уңышлы иҗат ителгән эстрада җырларын да бертигез дәрәҗәдә оста башкара. Аның башкаруында дөньяга таралган «Кәләй урамнары» җыры аерым игътибарга лаек. Кәләйне Гөлчирә Латыйпова эзләп тапкан Никита Токарликов исеме белән герой авылы буларак белсәләр, Валентина Исламова авылны керәшеннәрнең җыр байлыгын үзенә туплаган «Кәләй урамнары» аша танытты. Әлеге җыр аның тырышлыгы белән киң аренага чыкты. Бүген ул күпләр башкаруында яңгырый. Тик берсе дә Валентина Исламова югарылыгына җиткерә алмый. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева да әлеге җырны Валентина Исламовадан отып алганлыгын теркәп калдыра. Халык җәүһәрләрен барлап, аңа яңа сулыш өрүе генә дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Әлбәттә, Валентина Исламованың этник җырларны халыкка кайтаруы бер җыр белән генә чикләнми. Саный китсәң - алар шактый. Чөнки керәшен кардәшләрнең җырларында төбәк мотивлары, шул районга хас үзенчәлекләр, бормалар, мелизмнар чагылыш тапкан.
Нефтьчеләр башкаласында яшәп иҗат итүче авторларның җырларын беренчеләрдән булып халыкка ул җиткерде, аларга канат куеп зур сәхнәгә очырды. Рәис Нәгыймов, Разим Вәлиуллин, Роберт Андреев һәм башка авторлар белән иңне-иңгә куеп дистә еллар дәвамында иҗат итте.
- Җырга мәхәббәт әти-әниемнән күчкән. Алар икесе дә сугыш ветераннары иде. Әти бик матур итеп яшь чагында гармунда уйнаган, әни моңлы итеп җырлый, тавышы бик матур иде. Ул гомер буе авыл советында сәркатип булып эшләде. Ә профессиональ җыр сәнгатенә кереп китәргә, аны тиешле югарылыкка күтәрергә безгә Рәис Нәгыймович булышты.
Бүген исә җырлаучылар күп, ә җырны чын сәнгать югарылыгына күтәргән җырчылар бик аз. Хәзерге эстраданы татар җыр сән-гате дип әйтеп буламы икән? Ярты гасыр бу өлкәдә кайнаган кеше буларак, аның үз фикере бар.
- Алар минем җаныма түгел, колакка да ятмыйлар. Мин аларны тыңлый да, кабатлап җырлый да алмыйм. Әлбәттә, арада бар, бөтенләй юк дип булмый, шулай да алар бармак белән генә санаулы, - ди Валентина ханым моңсу гына.
Әлеге йортка килеп ке-рүгә, мондагы эчке бер рә-хәтлеккә, тәртипкә игътибар итәсең. Бар җирдә хуҗаның, хуҗабикәнең кул җылысы сизелеп тора. Һәрнәрсә зәвык белән. Аралашу, сөй-ләшү - бар да гади, бернинди ясалмалык, «уйнау» юк. Бар да табигый. Алар башкарган ихлас җыр кебек. Чөнки яшәү рәвешләре шундый. Һәрнәрсә үз урынында: өйдә дә, күңелдә дә. Артык әйбер дә, артык сыйфат та юк. Үзегездәге нинди сыйфаттан баш тартыр идегез, дигәч, ул хәтта аптырап калды. Эзләде, эзләде, тик үзендә баш тартырлык сыйфат таба алмады. Үз-үзе һәм якыннары белән гармониядә яшәүче кеше генә шулай буладыр.
Валентина Исламова ул җырчы гына түгел. Аның өчен гаилә җылысы беренче чиратта. Ире Илфат әфәнде белән үзләренә лаеклы өч бала тәрбияләп үстерәләр. Илфат әфәнде аның өчен бөтенесе: сәхнә партнеры да, киңәшче дә, җан җылысы да. Ул яулаган күкрәк билгеләре, мактау кәгазьләренең исәбе-хисабы юк. Ләкин аның өчен иң кадерлесе - халык мәхәб-бәте.
Бер булганнан бар да була, ди халык. Буш вакытында ул кинәнеп, рәхәтләнеп бакчада эшли, китап укый. Көзге, язгы кичләрдә чигү чигә. Алар исә үз чиратында җыр булып халык күңеленә күчәләр.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова үзенең чираттагы гомер бәйрәмен дә җыр-моң белән, якыннарының җан җылысын тоеп каршы ала. Бары тик җыр гына туктамасын, җыр гына тынмасын. Чөнки ул бөтен яшәүгә мәгънә сала. Ул бит үзе моңнан яратылган. Гомер бәйрәмегез белән сезне, Валентина Георгиевна!
Рәфкать Шаһиев
#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа