Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хакимият һәм бизнесның хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

Утырыш форматы тыңлаучыларны тәкъдим ителгән тема буенча фикер алышуга актив җәлеп итүне күздә тотты һәм катнаш формада узды: кунакларның бер өлеше видеоэлемтә аша докладлар белән чыгыш ясады.

Әлмәттә «Кванториум» балалар технопаркы базасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның бишенче республика форумының тугызынчы секция утырышы узды. Эшлекле очрашуның төп темасы хакимият органнары, коммерциячел булмаган оешмалар һәм бизнес-вәкилләре арасында хезмәттәшлек перспективалары һәм тәҗрибәсенә багышланган иде.

Форум коммерцияле булмаган оешмаларның хакимият органнары, бизнес-бергәлек белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, хәзерге заман җәмгыятенең актуаль социаль проблемаларын хәл итү юлларын эзләү, оешмалар арасында эш тәҗрибәсе алмашу, шулай ук булган проблемаларны һәм аларны хәл итүнең мөмкин юлларын тикшерү максатыннан үткәрелде. Коммерциячел булмаган оешмалар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренә һәм граждан активистларына үзләренең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтү мәйданчыгы тәкъдим ителде, анда чыгышлар барышында коммерциячел булмаган секторның республика үсешенә керткән өлешен арттыру юллары турында фикер алышынды.

Утырыш форматы тыңлаучыларны тәкъдим ителгән тема буенча фикер алышуга актив җәлеп итүне күздә тотты һәм катнаш формада узды: кунакларның бер өлеше видеоэлемтә аша докладлар белән чыгыш ясады. Чараның модераторы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисад һәм гражданнар тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы мәсьәләләре комиссиясе рәисе урынбасары Фәрит Сафин булды.

"Әлмәтлеләргә һәм Тимур Дмитриевичка кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук чарада катнашучыларның барысына да файдалы һәм эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт. Сезнең белән очрашуга бик шат идем һәм бу юнәлештә эш уңышлы дәвам итәр дип өметләнәм. Без республиканың мөмкин булган потенциалын оештырырга тиеш, бигрәк тә Президент грантлары өлешендә. Җитди мөмкинлекләребез дә,  потенциалыбыз да бар", - диде чара ахырында ТР иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса