Игелек эшләү - изге гамәл
Әлмәт җирлегендә «Әби кайгыртуы» – «Бабушкина забота» хәйрия акциясенә старт бирелде.
Әлеге акция Донецк һәм Луганск халык республикаларындагы мохтаҗ балаларны һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне бәйләнгән җылы кием-салым белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Хәйрия ак-циясенә иң беренчеләрдән булып районның ветераннар советы әгъзалары кушылды. Өлкән буын вәкилләре өйләрендә йон җептән оекбашлар, бияләйләр, башлыклар бәйләделәр һәм посылкага салып «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенә алып килделәр.
- Изге теләкләребезне әйтә-әйтә йон җептән бәйләгән кием-салымнарыбыз Луганск һәм Донецк республикалары сабыйларының һәм өлкән яшьтәгеләренең тәннәренә май булып ятсын. Кул эшләребезнең куанычын күрергә язсын. Авырлык килгәндә шулай бердәм булып, үзара ярдәмләшеп яшәргә кирәк, - диде бүләк юллаучылар.
Акция 31 августка кадәр дәвам итәчәк әле, анда катнашырга теләге булган кешеләр кием-салым бәйләп, «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлегенә китереп тапшыра алалар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа