Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә - яңа бульвар

Нефтьчеләр каласындагы яңа объект «Уңайлы шәһәр мохитын формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефтьчеләр көне уңаеннан Әлмәткә эш визиты барышында Риза Фәхреддин исемендәге бульварда да булды.

Аны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов һәм башкалар озатып йөрде.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» Фондының архитектур проектлар департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина кунакларга һәр архитектур чишелеш буенча аңлатмаларын бирде.

Р. Фәхретдин урамы буйлап (Ленин урамыннан Совет урамына кадәр) сузылган җәяүлеләр бульварының гомуми мәйданы 45969 кв. м тәшкил итә, шунлыктан аны дүрт төп зонага: инс-талляцияләре булган керү өлешенә, балалар өчен уен зонасына, җәяүлеләр өчен тыныч булган Хәтер зонасына һәм спорт зонасына бүләргә карар кылганнар. Һәр зона шәһәр мохитына яраклаштырып, тирә-юньгә туры китереп, үзенчәлекле итеп ясалган. 

Керү зонасының төп би-зәге булып «Каурый» инсталляциясе тора. Нәкъ менә ул иҗтимагый тирәлекнең концепциясен «Мәгърифәт бульвары» буларак билгели дә. Физик культура көллияте янәшәсендә спорт мәйдан-чыгы, шулай ук уен комплекслары, атынгычлар, тренажерлар, велопарковка, воркаут өчен мәйданчык, кыяга менү өчен дивар һ.б. булган зона урнашкан.

Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары музее һәм Хәтер мемориалы янында ял итү өчен мәйданчык көйләнгән.

Биредә үк яңа памп-трек урнашкан, анда сигез яшьтән башлап велосипедта, самокатларда һәм роликларда йөреп булачак. Памп-трек «Татнефть» компаниясенең финанс булышлыгы бәрабә-ренә төзелгән. Шулай ук панна-футбол өчен түгәрәк кыр ачылган һәм спорт снарядлары да куелган.

Бульварның төп концепциясе - җәяүлеләр өчен заманча күпфункцияле имин территория булдыру. Дизайн нигезендә гарәп стилистикасы ята. Гарәп язмасы һәм Ризаэддин Фәхреддин сүзләре язылган декоратив койма, иҗтимагый киңлек архитектурасының төп элементлары - язучы, бөек мәгърифәтче, мөфти Ризаэддин Фәхреддин исеменә сылтама рәвешендә булыр дип көтелә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, проектларны тормышка ашыру шәһәр өчен бик мөһим. Чөнки инициатива кысаларында башкарылган эшләр Әлмәтнең йөзен сизелерлек үзгәртә һәм нефтьчеләр каласының тарту көчен арттыра.

Күренекле татар мәгърифәтчесе исемен йөрткән  урамдагы бульварда дәүләт те-ле булган татар телендә әлегә     Р. Фәхреддиннең кемлеген аңлаткан язудан башка берни дә юк. «Мәгърифәт бульвары»нда эшләр төгәлләнгәнче бу хатаны төзәтерләр дип ышанабыз.

 

Гөлфия Ханова әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса