Әлмәт сусаклагычын төзекләндерү 150 млн сумга төшәргә мөмкин
Әлмәт сусаклагычы территориясе «Дала Зәе елгасын үстерү стратегиясе»нең бер өлеше булырга мөмкин.
Бигәш урамыннан ипподромга кадәр участок бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфирда хәбәр итте.
"Әгәр отып була икән, федераль, республика һәм иганәче акчаларын да кертеп, шәһәр территориясен төзекләндерү өчен 150 млн.сумга кадәр акча җәлеп итү планлаштырыла", — дип билгеләп үтте ул.
Республика конкурста инде җиденче мәртәбә катнаша, ләкин Әлмәт Татарстанны яңа номинациядә беренче тапкыр тәкъдим итәчәк. "Әгәр элек бөтенроссия конкурсында катнашу 100 мең кеше яшәгән шәһәрләр өчен мөмкин булса, хәзер бу 200 мең кешегә кадәр киңәйтелгән", — дип аңлатты район башлыгы.
Нагуманов сүзләренә караганда, Әлмәт сусаклагычына бүген үк ихтыяҗ зур. "Территория популяр һәм төзекләндерүне таләп итә", - дип өстәде ул.
Хәзер заявканы әзерләү чоры башлана-аны 1 ноябрьдә үк тапшырырга кирәк. Бу процесста төрле чаралар һәм иҗтимагый фикер алышулар узачак — беренчесе 21 сентябрьдә яшьләр үзәгендә (18.00 сәгатьтә) узачак.
Әлмәт сусаклагычы өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 52% тавыш бирелгән, Комсомол паркына (Радищев урамыннан Сөләйманов урамына кадәр) — 29%, шарлавыклы буалар өчен (Гафиятуллин урамыннан Бигәш урамына кадәр) 14% тавыш биргән.
Әлмәт сусаклагычы территориясе буенча проект белән «Архитектура десанты» бюросы җитәкчелегендәге консорциум шөгыльләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа