Күңелләре белән тоеп яшиләр
Бу катлаулы һәм буталчык тормышта һәркем үз мәшәкатьләре белән яши. Куанабыз, көенәбез, зарланабыз, гомумән, үз казаныбызда кайныйбыз.
Ә менә арабызда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәве турында кайчак бөтенләй исебездән чыгарабыз.
Аларның тормыш-көнкүреше турында күпчелек кызыксынмыйбыз да диярлек. Ә бит язмыш тарафыннан кыерсытылганнар турында кайгырту - Аллаһ тарафыннан бөтенебезгә дә йөкләнгән бурыч.
Әлмәт һәм Лениногорск районнарын берләштергән сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасына да быел 70 ел тулды. 23 сентябрь көнне җәмгыять үзенең күркәм юбилеен билгеләп уза. Бүгенге көндә биредә 185 кеше исәптә тора. Төшенкелеккә бирелмичә, чит кешеләрнең ярдәменнән башка үз-үзләрен карау күнекмәләренә өйрәнеп, нинди дә булса шөгыль тапкан кешеләр алар.
- Күзләре күрмәүчеләргә дүрт стена эчендә биклән-мәскә, ә туп-туры безнең Риза Фәхретдин урамындагы 59а йортында урнашкан оешмабызга килеп учетка басарга киңәш бирер идем мин иң беренче чиратта. Без тулы тормыш белән яшибез, төрле мәдәни, спорт чараларында катнашабыз, Россиякүләм, республика дәрәҗәсендә җиңүләр яулыйбыз. Шашка, шахмат уеннары буенча ярышларда аеруча нәтиҗәләр яхшы. Безнең өчен гадәти аралашу, бер-беребезне хуплау, күмәк чаралар үткәрү дә зур әһәмияткә ия бит. Шуңа да рәхәтләнеп сәяхәт тә итәбез, экскурсияләр дә оештырабыз. Кирәк булган очракта юридик консультацияләр алырга да булышабыз. Начар күрүчеләрнең кул белән тоемлау сәләте аеруча көчле була. Шуны истә тотып, аларга массаж ясаучы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеген дә тудырдык. Бу уңайдан җәмгыятебез Түбән Кама медицина көллияте белән хезмәттәшлек итә, - дип мәгълүмат бирде сукырлар оешмасы рәисе Рөстәм Рашад улы Мингулов. Әлмәт сукырлар оешмасын ул 2018 елдан бирле җитәкли. Чирмешән якларында туып-үскән мишәр егете. Җиде яшендә грипп белән каты авырганнан соң күзләренә зыян килгән. Лаеш интернат-мәктәбендә белем эсти, аннан Казанга юл тота, университетның тарих факультетын тәмамлый, бер ел Казанда да эшләп ала. 2014 елны туганнарга якынрак булыр дип сеңлесе белән бергә Әлмәткә килеп төпләнгән. Заман белән бер адымда атлап баручы Рөстәм тормыш итүдә заманча мөмкинлекләрнең барысын да кулланып яшәүне хуп күрә.
- Тормыш алып бару өчен барыбызга да эшкә барып-кайтып йөрергә кирәк. Шуңа да транспорт мәсьәләсе көнүзәк булып тора. Шәһәр эчендә җә-яүлеләр чыга торган юллардагы светофорларның тавыш дублерлары барысы да эшләве безнең өчен аеруча мөһим. Автобусны, троллейбусны көтү вакытын телефонга махсус транспорт кушымтасы - Бастаймны урнаштырып көйләргә була. Әлеге кушымтаны күрмәүчеләр үзләре ясадылар, шуңа күрә дә ул бик уңайлы. Булган белемнәрне камилләштерүдә китаплар ярдәмгә килә. Белем алу, китаплар уку өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Күбрәк аудиокитапларга өстенлек бирелә. Мин үзем телефондагы махсус кушымтага керәм, анда логин, пароль керткәннән соң зур фондка доступ ачыла. Рәхәтләнеп, җаның нинди аудиокитап тели, шуны укырга була. Аудиоспектакльләр дә тыңлап була. Безнең бинадагы китапханәдә утыз меңнән артык экземпляр китап бар. Китапханә белән Неля Аркадьевна Корбангалиева мөдирлек итә. Ул биредә инде 1987 елдан бирле хезмәт куя. Брайль системасын кулланып нәшер ителгән рельефлы-нокталы шрифтлы һәм кул белән тотып укый торганнарыннан тыш, флешкалардагы, дисклардагылары да байтак. Китапларны социаль иминият фонды аша бирелгән плеерлар аша да тыңларга була. Күрү дәрәҗәсе булмаса да, аллага шөкер, ишетү, тоемлау мөмкинлегебез бар. Интернет, заманча цифрлы технологияләр бик нык ярдәм итә. Кан басымы, тән температурасы күрсәткечләрен тавыш белән әйтеп бирә торган тонометрлар, термометрлар да киң кулланышта бүген. Гомумән, күзләре күрмәүчеләрнең тормышларын җиңеләйтү өчен барлык техник мөмкинлекләр дә бар, бары тик кешенең үзендә генә теләк булу кирәк, - дип ассызыклады Рөстәм Мингулов әңгәмә барышында.
Тормышта җәмгыятькә файдалы булып яшәргә, шул ук вакытта гаиләңне, балаларыңны да матди яктан тәэмин итеп торырга да кирәк бит әле. Сукырлар җәмгыяте әгъзаларының күбесе 2003 елда оештырылган «Юго-Восток» реабилитация-җитештерү предприятиесендә эшли. Биредә 35 кеше хезмәт куя, шуларның егермедән артыгы - инвалидлар. Предприятие тент, брезент материаллардан продукция җитештерә, төрле эшләнмәләр ясый. Биредә шулай ук одеяллар, мендәрләр, матраслар, урын-җир комплектлары тегәләр.
- Оешмабызга хәйрия яр-дәме күрсәтүчеләр дә байтак. Мәчетебез ел да Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә, чиркәү исә Успение бәйрәмендә азык-төлек җыелмалары әзерләп китерәләр, «Ансар» хәйрия фонды да әйберләр тарата. Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан Рөстәм исемле имам ит, бал, бәрәңге, яшелчә алып килеп бушка тарата. Акташ комбинаты ярмалар белән тәэмин итә. Аларга рәхмәттән башка сүз юк, - дип билгеләп узды җәмгыятьтә егерме елдан артык хезмәт куючы атказанган хезмәткәр Рәмзия Черемных.
Якты матур дөньяның һәрбер көнен шатланып каршы алучы һәм табигатьнең гүзәллеген тоеп яшәүче инвалидлар турында белеп, аларга кулдан килгән кадәр булышырга тырышу - изге гамәл, әлбәттә. Башка кешене кайгырту - иманның башка гына түгел, йөрәккә дә үтеп керүе шул ул. Көчле рухлыларга исә ният-омтылышларын башкарып чыгарга сабырлык юлдаш булсын. Сукырлар җәмгыятен юбилейлы даталары белән кайнар котлыйбыз, тотрыклы эшчәнлек теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа