Җан җылысын кушып бәйлиләр
Мобилизациясе өлешчә генә булса да, хәсрәте бөтен кешегә төште.
Инде айга якын кешеләрнең төн йокылары качты, җан тынычлыгы китте, ашның тәме югалды. Бөтен чыганак-лар шуны сөйли. Мәгълүмат шулкадәр күп, халык кайсына ышанырга да белми. Чөнки кешедәге ышанычны күптән җиргә салып тап-таганнар иде бит. Ләкин медальнең икенче ягы бар. Ул - бүген якыннарыннан аерылып хәрби әзерлек үтүче, бүген-иртәгә сугышка керүче ир-егетләребез, туганнарыбыз, якыннарыбыз.
Әйе, сугыш булмый инде ул, булса да, безнең бабайлар сугышкан кебек булмый, диделәр. Ничек кенә булды әле. Сугыш - ул хәсрәткә корылган. Мондый вакытта безнең халык бер йодрык булып берләшә, ныгый. Кешелек сыйфатларын җуймады бит әле халык.
Авыл мәдәният йортларында хәрби хезмәткә алынган ир-егетләребез өчен кызлар, апалар, әбиләр җылы оекбаш, бияләйләр, шарфлар бәйли башладылар. Тарих кабатлана. «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» дип, авыл апалары җыелышып сугыштагыларга бәйләгәннәр дип китап-лардан укый идек. Хәзер чынбарлыкка әйләнде. Габдрахман, Кичүчат, Бишмунча, Суркин, Мәмәт, Чупай һ.б. авыл Мәдәният йортлары дәррәү кубып яуга киткән егетләребезне «җылытырга» алындылар. Әлбәттә, монда исемнәре аталмаган тагын бик күп авыл җирлекләре район Мәдәният йорты һәм ветераннар үзәге белән берлектә шундый изге эшкә алынганнар. Бүгенге көндә аның газизе киткәнме, китмәгәнме - хикмәт анда түгел. Чөнки һәр ана, һәр хатын-кыз ул оекбаш-бияләйләргә кул җылысы белән бергә җан җылысын куша, ир-егетләр исән-сау газиз ата-анасы, хатыны, баласы янына әйләнеп кайтсыннар дип изге догаларын пышылдый. Ничек инде әниләр догасы кабул булмасын ди. «Ил төкерсә, күл була», ди халык.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа