Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасында армиядә хезмәт итү вакытын арттырырга тәкъдим иттеләр

Хәрби хезмәт вакытын арттыру мәсьәләсе Дәүләт Думасы депутатлары каравына чыгарылырга мөмкин.

Армиядә хәрби хезмәтнең ике елга кадәр артуы хәрбиләрне сыйфатлы итеп әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде Кырым төбәгеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет. Моны РИА Новости яза.

«Хәзерге формат солдатны сыйфатлы итеп әзерләүне күздә тотмый. Бер ел эчендә укыту һәм әзерләү бик авыр һәм проблемалы. Ә менә ике ел – оптималь вариант. Бу бик вакытлы булган һәм кирәкле чара, аны безнең армиянең хәрби әзерлеген арттыру өчен кертергә кирәк», – диде Шеремет.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса