Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне узды

Ел саен 10 ноябрьдә илебездә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Полиция җилкәсендә иҗтимагый әһәмиятле бурычлар ята: юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдән һәм җәмәгать тәртибен саклаудан алып, җинаятьләрне булдырмауга һәм ачуга, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкә кадәр. Алар көне-төне гражданнарны яклау өчен үз тормышларын куркыныч астына куеп, сакта торалар. 

 Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында киңәшмә уздырды һәм РФ эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Тимур Нагуманов котлау сүзе белән чыгыш ясады: «Сез көн саен җәмәгать тәртибе, шәһәр һәм район иминлеге сагында торасыз. Сезнең җаваплы һәм авыр хезмәтегез халыкка шәһәрдә уңайлы һәм тыныч яшәргә мөмкинлек бирә. Сезне РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек телим».

Изге теләкләрдән соң район башлыгы бүләкләү тантанасын үткәрде. Әлмәт районы буенча Эчке эшләр бүлегенең иң яхшы хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу көнне бик күп тантаналы һәм истәлекле чаралар уза, анда алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләп кенә калмыйлар, ветераннарны - эчке эшләр министрлыгының элеккеге хезмәткәрләрен котлыйлар һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алалар. Әлмәттә дә бер минутлык тынлык белән үз гомерләре бәрабәренә  Ватанын саклаучыларны искә алдылар…

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса