Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Әлмәттә яшьләр үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы концерт булды.

Бу көнне без кырларда, фермаларда хезмәт куючыларны, үз һөнәрләренә, авылларына, районына, республикасына гашыйк кешеләрне хөрмәтлиләр. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Әлмәт районы басуларында яхшы уңыш үстерелде.

Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты. "Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне - көзен, бөтен кыр эшләре комплексы тәмамланганнан соң билгеләп үтелә торган иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Сезон җиңел булмады, ләкин сезнең профессиональлегегез аркасында сез барлык сынауларны намус белән үттегез. Быел уңыш узган елгы күрсәткечләрдән өч тапкыр артып китә. Котлыйбыз, шулай дәвам итгез! Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм аларның хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга мин бик шат. Мондый көнне тармакның барлык коллективларына ныклы сәламәтлек һәм чын дуслык, яңа технологияләр, оештыру яңалыклары һәм продуктивлык телим. Яраткан эшеңә тугрылык, эшкә сәләтлелек һәм осталык,  хуҗалыгыңны сынатмаска зур теләк – менә безнең белгечләрне  башкалардан шул сыйфатлар аерып тора", - дип ассызыклады авыл хуҗалыгының әһәмиятен район башлыгы.

Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиевка Татарстан республикасы министрлар кабинетының рәхмәте белдерелде. Шулай ук иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Әлмәт муниципаль районы башлыгының рәхмәтен белдерделәр һәм Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

Аннан соң концерт программасы булды, анда шәһәр һәм районның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса