Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлларыгыз имин булсын, Дамир

Шулай булуга да карамастан, ул редакциябезгә кереп чыгарга вакыт тапты. Ярты сәгать дәвамында эчкерсез, җылы сөйләшү булды.

Әлмәт җирлегеннән мобилизацияләнгән ир-егетләргә районнан даими рәвештә гуманитар ярдәм озатылуы хакында газетабыз битләре аша хәбәр итеп торабыз. Редакциябезгә бу уңайдан «әлеге ярдәмне якташларыбызга, кадерле улларыбызга, сөекле ирләребезгә исән-имин Украинага илтеп җиткерүчеләр турында да языгыз әле» дигән үтенеч белән шалтыратучылар байтак булды. Без берничә мәртәбә әлеге изге гамәлне башкаручылар белән элемтәгә чыгып карадык, тик һәрвакыт юлда булулары сәбәпле алар белән очрашу гел кичектерелеп килде. Ниһаять, шушы көннәрдә гуманитар ярдәмне башыннан азагына кадәр оештырып, билгеләнгән урынга илтеп тапшыручы курку белмәс егетләребезнең берсе - Дамир Марат улы Батталов белән очрашып сөйләшү бәхете тиде. Үз күзе белән күреп кайтучының сөйләгәннәрен тулысы белән бирергә булдык.

- Әлмәт җирлегендә мине күпләр белә торгандыр дип уйлыйм. Элегрәк мин туйларда, мәҗлесләрдә тамада булып, уйнап-җырлап йөрдем. Кәсебем шул иде инде.

Хәзерге вакытта егет-ләребезне Украинага җибәргәнче алдан корал белән ничек эш итәргә, үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтүләрен тулысынча хуплыйм. Гомумән, хәрби бар нәрсәне дә белергә тиеш. Украинада махсус хәрби операция башлангач, дусларымның малайлары, энекәшләр шунда китте, күпләре яраланды. Моны ише-теп-күреп белгәч, йө-рәгем сыкрый башлады. «Хәрби туганлык» җәмгыятендәге дусларым белән ватсап төркемендә Украинадагы хәлләр турында гел сөйләшеп торабыз. Сөйләшә, фикерләшә торгач, «кайнар нок-та»ларда сынау узып, шактый тәҗрибә туплаган кешеләр буларак,  үзебезнең җирлектән киткән егетләргә кушылып, аларга яр-дәм кулы сузарга булдык. Шулай март аенда егетләр белән сөйләшеп, егермеләп кеше китәргә карар кылган идек тә, со-ңыннан алты кешегә генә калдык. Әлмәт районының десантчылар берлеге рәисе Рөстәм Зарипов белән бергә мин өч айлап Украинада булып кайттым. Анда йөреп кайтканнан соң Рөстәм «Тимер» батальонына килеп кушылды да кабат яу кырына китте. Мин дә кире Украинага җибәрүне сорап хәрби комиссариатка барган идем, тик анда: «Ашыкма, егет, син монда ки-рәк әле. Гуманитар яр-дәм оештырабыз, аны якташларыбызга илтеп тапшырырга кирәк булачак. Син күп кешене беләсең, оештыру сәләтең зур, шушы эш белән шөгыльләнергә кирәк булачак», - диделәр. Белгәнегезчә, Әлмәттә мобилиза-цияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү максаты белән махсус штаб эшли.

Аның башында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков һәм аның урынбасары, депутат Вячеслав Колотовкин тора. Бу бик зур җаваплылык сорый торган эш. Әлеге игелекле хезмәткә шәһәребезнең күп кенә предприятиеләре, эшмәкәрләре җәлеп ителде. Алар хәрбиләребезгә чиксез зур гуманитар ярдәм күрсәтәләр. Шулай да кайбер оешмаларга бу уңайдан бераз активлык җитеп бетми. Гуманитар ярдәм белән Украинага ике тапкыр барып кайттык инде. Мариуполь тирәсенә «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хәрбиләренә йөкне илтеп тапшырдык. Белгәнегезчә, мобилизацияләнгән егетләребез Казаннан Украинага киттеләр инде. Хәзер безнең төп бурычыбыз - шушы егетләргә гуманитар ярдәмне туплап илтеп җиткерергә. Ярдәм бик көчле, бик кирәкле һәм бик соралган дияр идем. Анда ризыклардан һәм җылы кием-салымнан тыш дизельле генераторлар, тепловизорлар, квадрокоптерлар һәм башка шундый әйберләр бар. Хәрбиләребезгә бүген нинди әйберләр кирәклеген алар үзләре сорап хәбәр итәләр, шуңа карап җыябыз. Якташларыбызның гаиләләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Масксеткалар бик кирәк, Миңлебай авылы Мәдәният йортында үзебезнең авыл кызлары, апалары шул маскировка сеткаларын бәйләп җибәрделәр. Әлмәттә һәм башка авылларда да бу эш җайга салынган. Егетләрне окопларда үз күзем белән күргәч, бәйләүчеләргә сеткада нинди төсләр кулланырга кирәклеген дә әйтәм. Хәзер миңа алып китәргә тагын шундый өч сетка бирергә тиешләр, төсләре дөрес, яхшы эшләнгән, бик ошый. Көннәр суытканга күрә, буржуйкалар алып килүне дә бик сорый егетләребез. Иң мөһиме - әйберләрне билгеләнгән урынга югалтуларсыз, исән-имин илтеп тапшыру. Әлбәттә, без үзебезнең егетләргә алып килгән азык-төлектән башка төбәкләрдән килгән солдатларга да, шул җирле халыкка да өлеш чыгачагын беләбез. «Бу минеке» дип утырмый бит инде берсе дә. Менә шулай.

 

Чираттагы гуманитар йөк инде әзер, шушы көннәрдә юлга кузгалачакбыз. Юлларда төрле хәл килеп чыгарга мөмкин, барысы да Ходай кулында. Хәзер өйрәнелде инде - бер якка өч көн эчендә барып җитәбез анысы.

Гаиләдә дә аңлыйлар, Тормыш иптәшем - Актаныш кызы Алена белән 22 ел матур гына торабыз, кызыбыз үсеп килә. Тормыш йөген шактый үзләренә тартырга туры килде инде аларга. Әле шул да истә калган: махсус операциядә чакта аларга гел фотолар җибәреп тордым. Күңелләре төшмәсен, кайгырмасыннар өчен Украинаның иң матур җирләрен сайлап шул күренеш янында басып төшә идем. Кызым да «әти, сугышта түгел бугай син, әллә курорттамы?» дип тә әйтә иде. Хәзер шул сәфәргә баргач, Украина калаларының җимерек йортларын күреп җан әрни, туксан процентка юкка чыккан бит алар. Шуңа да карамастан тормыш дәвам итә. Йортларны, биналарны төзекләндерә баруларын, халыкның тырышуын күреп күңелдә өмет чаткылары уяна уянуын. Вакыт кына кирәк - бар да яхшы булыр дип уйлыйм, - ди Дамир Батталов. 

Әйе, бар да яхшы булырга тиеш. Чит җирләрдә илебез азатлыгы өчен көрәшкән егетләребез исән-имин булсын, ә Дамирны һәм аның белән бергә озын, игелекле сәфәргә чыгучыларны рәхмәт фәрештәләре һәрчак саклап йөртсен. 

Белешмә

Дамир Батталов тумышы белән Миңлебай авылыннан. «Ворониннар» сериалындагы кебек - үзе шунда яши, дүрт йорттан соң әти-әниләре, биш өйдән соң сеңелләренең гаиләсе. Кушаматы - «Бульдозер». Элек спецназда хезмәт иткән.     Армия хезмәтен 1996-1998 елларда уза, Кавказга әзерлиләр. Мәскәүдә тән сакчылары мәктәбен тәмамлый, «хуҗалар»ны саклый.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса