Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа законнар имзаланды

Белеп торыгыз!

Россия Президенты Владимир Путин күп кенә федераль законнарга кул куйды. Иң әһәмиятле дип санаганнарын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

2023 елда яшәү минимумы күләме.  Яңа законда Россиядә җан башына яшәү минимумы күләме 14375 сум, эшләүчеләр өчен - 15669 сум, пенсионерлар өчен - 12363 сум, балалар өчен 13944 сум күләмендә билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез: быел хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) 13890 сум тәшкил итте.

Ана капиталыннан айлык пособие түләү. Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ана капиталыннан айлык пособие түләү турында законга кул куелды. Аның күләме - төбәктә балалар өчен билгеләнгән бер яшәү минимумы. Тик яңа пособие җан башына керемнәре ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә генә билгеләнергә мөмкин.

Пенсиянең тупланма өлешен 2025 елга кадәр «туңдыру». Нигездә закон аны 2014-2024 елларга «туңдыру»ны тагын бер елга озайта гына. Хезмәт хакының 6 проценты иминият өлешенә, ягъни бүгенге пенсионерларга түләүгә җибәрелә дигән сүз бу. Сүз уңаенда әйткәндә, 2014 елга кадәр акчасын тупланма булдыругамы, әллә иминият өлешенә җибәрергәме икәнен (бу очракта пенсия күләмен исәпләү өчен баллар арта) һәрбер кеше үзе хәл итеп килде.

Митингларны тыю. Яңа закон нигезендә митинглар үткәрү тыелган урыннар исемлеге тагы да киңәйтелде. Моннан соң хакимият органнары биналарында һәм аларның тирә-юнендә, аэропорт, тимер юл һәм автомобиль вокзаллары, порт, вуз, мәктәп, хастаханә биналары һәм аларның тирә-юнендә, дин йортлары территорияләрендә митингка чыгу тыела.

Мобилизацияләнгәннәрнең дәүләт хезмә-тендә булуын туктатып тору. Дәүләт хез-мәткәре эшкә чыккан көнне үк аның дәүләт хезмәтендә булуы яңартылачак.

Инвалид балаларның әти-әниләре өчен өстәмә ял. Закон инвалид бала тәрбия-ләүчеләргә бер ел эчендә бер тапкыр рәттән егерме дүрт көнгә кадәр түләүле өстәмә ял бирүне күздә тота. Мондый ялның вакыты дүрт көннән арткан очракта аны эш бирүче белән килештерергә кирәк булачак.

ЛГБТны пропагандалауны тулысынча тыю. Гадәти булмаган җенси мөнәсәбәтләрне, җенес алыштыруны һәм педофилияне рекламалауны тыю күздә тотылган закон үз көченә керде. Хәзер социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында, кинода аларны тарату тулысынча тыела. Моңа кадәр балигъ булмаган үсмерләргә карата гына ЛГБТ, педофилияне пропагандалау рөхсәт ителмәгән булса, хәзер бу барлык кешегә дә кагыла. Законны бозган өчен 10 миллион сумга кадәр штраф каралган.

Тикшерү комитетының штатын арттыру. Владимир Путин Тикшерү комитеты хезмәткәрләре санын мең кешегә диярлек арттыру турында указга кул куйды. Хәзер хезмәткәрләрнең штаттагы саны 21989 кешегә җитәчәк. Штат саны 863 тикшерүче вазифасына арттырыла. Бу илнең яңа субъектларында Тикшерү комитетлары булдырылу белән бәйле.

Даруханәләрдә дарулар ясау. Россия Президенты Владимир Путин даруханәләрдә дару препаратлары җитештерүне яңартып җибәрүне күздә тоткан законга кул куйды. Шулай итеп, даруханәләр табиб рецепты буенча дару ясау хокукына ия була. Ләкин бу шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ачылган даруханәләргә кагылмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса