«Татнефть» компаниясенең IT-блогы 70 еллыгын билгеләп үтте
«Юность» лагеренда кунакларны беренче катта «Совет IT» экспонатлары каршы алды.
Икенче катта «IT бүген» заманча технологияләрен күрергә мөмкин иде.
«Бүген без IT-юнәлеш үсешендә торганнарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Үзләренең һөнәри осталыклары, эшкә үҗәтлекләре белән алар «Татнефть» мәгълүмат блогын киләчәктә үстерү өчен иң яхшы традицияләргә нигез салдылар. Ышандырам ки, аларга алмашка бүгенге көндә бурычларны үтәүче һәм хәл итүче кыю талантлы буын килде», - дип билгеләп үтте «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Әфләтунов.
Бүләкләү тантанасы бәйрәмнең кульминацион мизгеле булды. «Татнефть» компаниясенең IT-блогы ветераннарына ТР Дәүләт, хөкүмәт бүләкләре, ТР һәм «Татнефть» ГАҖ һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа