ТР Дәүләт Советы депутаты Әлмәттә гражданнарны кабул итәчәк
Кабул итүгә 20 декабрьдә язылырга мөмкин.
21 декабрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хәбибрахманов Әлмәттә 27 нче Девон бермандатлы округы буенча гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр булачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кабул итү Әлмәт шәһәре, Маяковский урамы, 3 нче йорт (1нче кат) адресы буенча үткәреләчәк.
Кабул итүгә 20 декабрьдә 31-43-09 телефоны буенча 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр шалтыратып язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа