Борчулы яллар
Яңа 2023 елның беренче ае зәмһәрир суыклары, шактый күп юл-транспорт һәлакәтләре һәм башка шундый күңелсез вакыйгалары белән истә калыр, мөгаен.
Ничектер бик күңелле башланып китмәде әле ул. Кышкы чорга хас булмаган артык җылы көннәрне кырык градуслы суыклар алыштыру белән болай да юне-рәте булмаган юлларның торышы тагы да начарайды. Тоз сибү нәтиҗәсендә бозга каткан тротуарларда таеп егылып, аяк-кулларына зарар китерүчеләр дә шактый булды. Исегездә булса, бәйрәм яллары башланыр алдыннан барлык шәһәр һәм район службаларына, шул исәптән юлчыларыбызга да, аеруча уяу булырга кирәклеге турында искәртелгән иде. Шуңа да карамастан, шәһәр эчендәге, аерым алганда ишегалларындагы юлларның торышы әлмәтлеләрдә канәгать-сезлек уятты. Мисал өчен, Белоглазов, Гафиятуллин һәм башка күп кенә урамнарда юллар бөтенләй чистартылмады. Машиналар йөри торган юллардан чис-тартылган кар тротуарларга, юл кырыйларына тау булып өелә барды, аны чыгарып түгүче машиналар күренмәде. Шәһәр эчендәге генә түгел, трассадагы юллар торышыннан да зарланучылар күп булды. Нәтиҗәсе көттермәде - гыйнвар аеның җиде көнендә генә дә Татарстанда 47 юл фаҗигасе теркәлде. Аларда 7 кешенең гомере өзелде, 77 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.
Ә менә Әлмәт җирлегендә исә 2023 ел башыннан 30 юл-транспорт вакыйгасы булып, аларда ике кеше һәлак булды, 4 кеше имгәнүләр алды. ЮХИДИ хезмәткәрләре инде дүртенче ел рәттән юл-транспорт вакыйгаларының кимүен дәлилләсәләр дә, республикада иң күп юл-транспорт һәлакәтләренең Әлмәт юлларында теркәлүен күреп-белеп торабыз. Бу уңайдан юлларның торышы кабат тикшерелеп, тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде дип телисе генә кала.
- Югыйсә автомобильчеләр һава шартларының да, юлларның да начар булуын күреп торалар, куркыныч маневрлар ясарга ярамаганлыгын да аңлыйлар. Моннан тыш хәмер кабып руль артына утыручылар да байтак. Шушы ялларда гына да шундый 8 кеше ачыкланды, - дип хәбәр итә ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Әйе, бик борчулы булды әле бу бәйрәм яллары. Моннан тыш озын ялларда районда өч янгын чыгып, аларда ике кешегә медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән. Гомумән алганда янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга әлмәтлеләрдән 31 мөрәҗәгать кергән.
Әйе, тормыш булгач, төрле хәлләр булып тора анысы. Шулай да әйләнә-тирәбезгә уяу карашта булу зыян итмәс иде, үзебезне, якыннарыбызны саклыйк, исән-сау гына була күрик.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа