Тимур Нагуманов мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәр гаиләсен балалары тууы белән котлады
Бу көннәрдә мобилизацияләнгән хәрби гаиләсендә аеруча шатлыклы вакыйгалар - улы тугач, аны күрергә әтисе дә кайткан.
Әнисе белән яңа туган Артем бу көннәрдә бала тудыру йортыннан чыккан, алар үзләрен яхшы хис итә. Өйдә аларны ике олы кызлары һәм әтиләре көткән.
Әлеге вакыйга белән гаиләне котларга район башлыгы Тимур Нагуманов килде.
"Сезнең зур, нык гаиләгезне тулылануы белән чын күңелдән котлыйм! Улыгыз чын патриот булып үсеп җитәр, ул әтисе белән горурланыр. Сезгә сәламәтлек, иминлек телим".
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа