Балалы йорт - нурлы йорт
Гаилә дигән изге төшенчәнең кадерен белеп, җылы учакны саклап, яклап, үзләренә хас күркәм кыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче үрнәк гаиләләр күп Әлмәт җирлегендә.
Әле күптән түгел генә биш бала тәрбияләүче Анастасия Галимованың «Ана даны - Материнская слава» медаленә ия булуы турында хәбәр килеп ирешкәч, бу ханым һәм аның гаиләсе белән очрашып сөйләшү теләге уянды.
Галимовлар Урсалыда үз йортлары белән торалар булып чыкты. Шактый зур, нараттан салынган йортның ишеген ачып керүебез булды - безнең килгәнне күреп, бер-бер артлы биш бала йөгерешеп чыктылар. Алар янында тыйнак кына басып торган әти-әниләре безне кунакханә бүлмәсенә чакырды. Зур өстәл артына түгәрәкләнеп утыргач, ирексездән күз йөртеп чыктым - саф мөселманнарча ипле гаилә, барысының да йөзләре ачык, балаларның күзләрендә кызыксыну чагыла. «Ана даны - Материнская слава» медале кебек дәрәҗәле хөкүмәт бүләген алуга тәкъдим иткән вакытта ананың балалар тәрбияләүгә карата булган намуслы мө-нәсәбәте исәпкә алына. Шуңа күрә дә сүзне иң беренче чиратта шушы юнәлештән башлап җибәрдек.
- Тормыш иптәшем Илнур белән гаилә коруыбызга инде 17 елдан артык. Шул вакыт эчендә Аллаһының рәхмәте белән берсеннән-берсе акыллы һәм матур биш бала дөньяга килде. Олы улыбызга 16 яшь, төпчек кызыбызга дүрт яшь ярым булды. Ирем белән икебез дә һөнәрләребез буенча төзүчеләр. Илнур бе-лән мин политехник техникумда укыганда таныштым. Төгәлрәк әйткәндә, безне төзелеш таныштырды. Миңа малярлык эше буенча практика узарга кирәк, ә Илнур ул вакытта төзелеш предприятиесендә мастер булып эшли иде. Аны шунда күрдем. Практика беткәч кенә очраша башладык, шунда инде бер-беребезгә чын-чынлап гашыйк булганны аңладык. Ел ярым вакыт узганнан соң өйләнешеп тә куйдык. Илнур үзе Башкортстанның Чишмә бистәсендә туып-үскән егет, Әлмәткә 23 яшендә килгән, ә мин Сургутта дөньяга килгәнмен. 1992 елда әти-әниләрем Әлмәткә күченеп килеп төпләнгәннәр. Шул рәвешле беренче сыйныфка мин монда укырга кердем. Язмышыбыз, тормышыбыз Әлмәт белән бәйле булгач, без инде хәзер барыбыз да Әлмәтнекеләр. Шунысы кызык - гаилә тормышын корып җибәргәндә биш бала үстерербез дип бер дә уйламаган идек. Беренче балабыз тугач, бар көчебезне аны тәрбияләүгә бирдек. Өч яшеннән үк аны төрле түгәрәкләргә йөрттек, спортка җәлеп иттек. Улыбыз грек-рим көрәшен аеруча үз итте. Икенче улыбыз да абыйсы шикелле шушы спорт төре белән мавыгып китте. Өченче балабызның кыз булуы безнең өчен зур бүләк булды. Мин ул вакытта үземне бик бәхетле ана итеп хис иттем. Кызым бүген минем дустым, ярдәмчем. Раяна рәсем дә ясый, нәфис гимнастика дәресләренә дә йөри. Аңарда ораторлык таланты киң колач алды, ул шигырьләрне бик матур һәм сәнгатьле итеп укый, төрле бәйгеләрдә катнаша. Дүртенчегә Җаббар улым туды, аңа да тиешенчә тәрбия бирдек, ул да апасы шикелле гимнастиканы ярата. Төпчек кызыбыз, безнең җимешебез Мәрьям көн дә янымда, әлбәттә, без аның белән дә шөгыльләнәбез. Ул әлегә беркая да йөрми йөрүен, шулай да үзенең чаялыгы, зирәклеге белән аерылып тора. Ә болай балаларның барысы да Тайсуган мәктәбендә укып йөриләр. Мин хуҗабикә, һәм шуңа күрә дә балаларның көндәлек ял һәм эш режимын көйләү минем өстә. Аларның һәрберсенең үз шөгыле, бездә тик утыручылар юк. Барысы да кул астына керә - берсе идән юарга булыша, икенчесе кер элә һәм башка шундый эшләргә җәлеп ителә, зурлары кечкенәләрен карый. Менә шулай күңелле яшибез, - дип сөйләде Анастасия Галимова.
Анастасия милләте буенча рус. Аның мөселман динен кабул итүе дә бик кызыклы булып чыкты.
- Өйләнешкәндә без диндә түгел идек әле. Бер еллап вакыт узганнан соң ирем Коръән серләренә төшенде, мәчеткә йөри, намаз укый башлады. Укыганнарын миңа сөйли, фикерләре белән уртаклаша иде. Тора-бара мин үзем дә намазга бастым. Әйе, без катнаш никахтагылар. Ләкин хикмәт синең нинди милләттән булуыңда түгел, рухи якынлыкта бит. Илнур белән без бер уйда, бер фикердә, бер гамәлдә - бу бит иң мөһиме, - дип аңлатты Анастасия.
- Әйе, бу чыннан да шулай булды. Мин аны беренче тапкыр күргәч тә «бу кыз миңа туры килә, мин аны кәләшлеккә алыр идем» дип уйлап куйдым. Ул вакытта аның нинди милләттән булуы мине кызыксындырмады. Кавышкач, никах укыттык, аннан соң гына өйләнештек. Әлбәттә, бу гамәлләр барысы да Анастасиянең әти-әнисе белән сөйләшенеп, аларның хәер-фатихасы, ризалыгы белән башкарылды. Динне инде бергәләп өйрәндек. Хәзер балаларны да кечкенәдән үк шуңа төшендерәбез. Бу - гаилә кыйммәтләрен булдыруда, үстерүдә бик зур әһәмияткә ия. Без урта хәлле мөселман гаиләсе, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә ышанып, матур, игелекле гамәлләр кылып гомер кичерәбез, балаларга да шуны аңлатабыз. Сабыйларыбыз нинди дә булса ярышта беренчелекне алмыйча, түбәнрәк урын алганнар яки мәктәптә «бишле» урынына «дүртле» куйганнар икән, димәк, Аллаһыдан шулай язган. Сабыр бул, бар хикмәт шунда. Аннан соң гаилә белән гел бергә булырга тырышырга кирәк. Без ял вакытларында балалар белән велосипедларда, роликларда йөрергә чыгабыз, атлар янында булабыз. Мәчеткә дә балаларны үзем белән алып барам - күрсеннәр, өйрәнсеннәр. Аннан соң кыенлыкларны да бергәләп җиңәргә җиңелрәк икәнен аңлату зарур. Мисал өчен, шушы үзебез салып кергән йортны гына алыйк. Зур гаилә үз ихатасы белән яшәргә тиеш дип саныйм. 2015 елда без Урсалыда җир участогы сатып алдык, аннан соң нараттан йорт бурасы кайтарттык. Биш ел дәвамында төзедек, түбәсен яптык. Төзелеш чорында без Анастасиянең әти-әниләре йортында яшәп тордык. Күршеләрдә янгын чыгып, ут безнең йортка да күчте. Янгынны сүндерделәр, тик яшәгән өебез түбәсеннән идәненә кадәр лычма суга батты. Өч ай фатирга күчеп яшәп торганнан соң, монда, яңа йортыбызга күчтек. Йорт эчендәге эшләрне шунда торып тәмамладык. Беләсезме, менә шушы бәхетсезлек, тормыш кыенлыклары безгә йортны тиз арада төзеп бетерү мөмкинлеген бирде. Эштәгеләр, туганнар һәм мөселман кардәшләр дә безгә ярдәм кулы сузды. Моны Аллаһы Тәгаләнең кодрәте димичә, нәрсә дисең инде, - дип ачып салды гаилә тормышы серләрен Илнур Галимов.
Балалы йорт - нурлы йорт, диләр. Галимовлар гаиләсенең дә шушы матур, иркен йортлары шатлыклы бала тавышлары белән гел тулып торсын, барысы да сәламәт һәм бәхетле булсыннар дип теләп каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа