«Татарстан», Тукай, Төхфәтуллин һәм башкалар турында
Тукай көне тагын шул ташландык «Татарстан» янәшәсендә үтәрме? Ятим Тукайның бәйрәме дә «кирәксез» урында.
Апрель - Тукай ае, шигърият, туган тел ае. Һәр елны бөтен татар дөньясы бу айда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итә.
Безнең шәһәрдә дә Тукай һәйкәле янына җыелу күптәнге традициягә әйләнде. Һәм без моңа шулкадәр өйрәнеп беттек, ул иртән торып бит юган, теш чистарткан гадәтилеккә, гадилеккә төшеп бетте. Яңгыр явамы, кармы - алты-җиде язучы, китапханә хезмәткәрләре, тәрбияче-укытучылары белән бакча балалары һәм мәктәп укучылары, җиде-сигез пенсионер, бер уч татар зыялысы һәм җыелган халыкның күңелен күреп, бәйрәм рухы өстәргә атаклы драма театры артистлары чыгышы.
Бәйрәм чаралары инде ничә еллар элеккеге «Татарстан» кинотеатрының ташландык бинасы янәшәсендә бара. Инде бу хакта язып чыккан идек. Тик «бина сатып алынган, без берни дә эшли алмыйбыз» дип кенә җавап бирәләр. Бер түгел, биш тапкыр сатып алынсын, тик, хуҗасы булгач, аны тәртипкә китерергә кирәктер бит?! Закон дигән әйбер юкмыни ул? Ә бит электр энергиясе өчен 3 тиен түләмәсәң, утыгызны өзәбез дип җелегеңә төшәләр. Юл-транспорт кагыйдәсен бозган өчен штраф түләмәсәң, суд приставлары бөтен акча карталарыңны блокировкалап куялар. Ә монда шул бинаны тәртиптә тотарлык көч-закон юк. Бәлки теләмиләр генәдер. Ник «начар» булып йөрергә. Шулай уйлыйлардыр. Югыйсә шәһәр хакимиятенең кө-че җитәрлек. Гадәттә бит авыл җирлекләрендә аның ише ташландык биналарны тәртипкә китертү мәсьәләләрен авыл җирлеге башлыгына йөклиләр, бастырып аңардан сорыйлар. Ул исә үз чиратында тегесеннән таләп итә. Һичьюгы, авыл җирлеге башлыклары ки-мәлендә генә булса да, шул «Татарстан»ны тәртипкә китерү чарасын табыгыз ин-де. Казанда бит ташландык биналарны матурлап каплап куя беләләр. Бәлки монда да шулай эшләргәдер. Оят бит, билләһи, оят, җәмәгать.
Менә Тукай бәйрәменә дә санаулы гына көннәр калып бара. Гадәттә, шәһәрдә бу көнне мәдәният-сәнгать өлкәсендәге уңышлар өчен фронтовик-язучы Рафаил Төхфәтуллин премиясе тапшырыла иде. Кайбер сәбәпләр аркасында ул узган ел тапшырылмады. Шул хакта сөйләшү өчен түрдәге түрәләр катына җыелган идек. Шәһәрнең бөтен мәдәниятен, мәдәни урыннарын «айкап» чыктык. Җыелган дистәгә якын кешенең берсе дә әлеге хәлдән канәгать түгел, бө-тенесенең ачуы килә, барысына да оят. Бу да начар түгел. Һәм, сөйләшә торгач, премияне дә Р. Төхфәтуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан киләсе ел башына калдырырга дигән фикергә киленде.
Хәзер инде ул бәйрәм чараларына җаваплы ке-шеләрне ачыкларга тырышып карыйк. Элек мәдәният идарәсе дигән оешма бар иде, һәм шәһәрдәге чаралар алар карамагында иде. Тик менә бер еллап инде мәдәният идарәсенең милли чараларга әллә вакытлары, әллә теләкләре юк. Матур итеп, шәһәрне бәйрәмгә күмеп Тукай көнен үткәрәсе иде. Безнең теләкләрне тыңлаганнан соң, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова: «Мәдәният өлкәсендә креатив юнәлештә белемнәрен камилләштереп кайткан белгечләребез бар, аларга әйтергә кирәк», - диде. Тик кем әйтә? Җитәкчелек дип уйлыйм инде. Шулай да мәдәният идарәсенә шалтыратып карыйм әле, нәрсә диярләр. Нәрсә дигәннәрен сезгә дә әйтермен.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа