Апрельдә - өстәмә ял
Ураза бәйрәме белән бәйле рәвештә әлмәтлеләрне апрель аенда өстәмә ял көне көтә.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт ми-нистрлыгының матбугат хезмәте искәртә. Җомга көнгә - 21 апрель көненә билгеләнгән Ураза бәйрәме эш көне булмаган ял көне булып тора. Бәйрәм алдыннан, ягъни 20 апрель көнне эш көне дәвамлылыгы 1 сәгатькә кыскарачак.
«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды
Татарстан Рәисе программасы буенча быел Әлмәт районында җәмгысе 41 ишегалды төзекләндереләчәк.
Ишегалларын төзекләндерү түбәндәге эш төрләрен үз эченә ала: юллар һәм тротуарлар төзү, ремонтлау; эскәмияләр һәм урналар урнаштыру; яктырткычлар кую яки булганнарын ремонтлау; каты коммуналь-көнкүреш кал-дыклары өчен мәйданчык булдыру яки булганнарын яңарту; уен мәйданчыклары һәм ком өстендә куркынычсыз спорт җиһазлары урнаштыру; өлешчә яшелләндерү. Программа кысаларында кайбер ишегалларында махсус техника һәм авария хезмәтләре машиналарына үтеп йөрү кыенлыклары да хәл ителергә тиеш.
Программаны гамәлгә ашыру буенча эшләр түбәндәге адреслар буенча башланды да инде: Сөләйманова урамы, 13 нче йорт, 8 Март урамы, 12 нче йорт; Түбән Мактама бистәсе, Заводская урамы, 16, 18, 20 нче йортлар; Рус Акташы, Төзүчеләр урамы, 19 нчы йорт; Төзүчеләр проспекты, 25 нче йорт. Бүген исә Пушкин урамы, 37 нче йорт һәм К. Цеткин урамы, 36а йорты адреслары буенча да ремонт эшләренә керештеләр. Калган участокларда белгечләр эш планнарын иң элек йортларда яшәүчеләр белән килештерергә тиешләр. Барлык эшләрне август азагына төгәлләү планлаштырыла.
Хата эзләүгә сез дә кушылыгыз
Алтакталарда, урам яки оешма исемнәренең татарча язылышында булган хаталарга янә «ау» башланды.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия республикада яшәүчеләрне алтакталар, мәгъ-лүмати табличкалар, топографик билгелә-мәләр, юл күрсәткечләре һәм башкалардагы татар телендәге хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча янә конкурс игълан итте. Шундый хаталарга тап булган әлмәтлеләр, аларны фотога төшереп, 1 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы «Халык контроле» системасына юллый алалар. Конкурста катнашыгыз һәм бүләк отыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа