Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тынычлык һәм иминлекнең кадерен белик

1941 елның 22 июне кешелек тарихында булган иң канкойгыч сугышларның берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн буларак тарихка кереп калды.

Дүрт ел дәвамында 1418 көн һәм төнне үз эченә алган фаҗигале сугышта Советлар Союзы 27 миллионлап кешесен югалткан.

Аларның 8,7 миллионнан артыгы яу кырларында һәлак булган. Бер миллионга якын совет сугышчысы Европа халыкларын азат иткәндә гомерләрен корбан иткән. Оккупантлар 1,7 меңнән артык шәһәр һәм бистәләрне, 70 меңнән артык авылларны җимергән. Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. Шуларның 350 меңгә якыны, бу һәр икенчесе дигән сүз, Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышканда һәлак була. Әлмәт җирлегеннән унсигез меңнән артык кеше киткән, аларның сигез меңнән артыгы яу кырларында ятып калган.

Хәтер һәм кайгы көнендә әлмәтлеләр быел да Мәң-гелек ут янына җыелып, яу кырында вафат булган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр салдылар һәм «Хәтер шәмнәре»н кабыздылар. Әләмнәр төшерелеп, бер минут тынлык игълан ителде.

Яшерен-батырын түгел, бүген тарихны яңадан язарга теләүчеләр дә очрый. Ярый  әле архив чыганаклар, документаль фильмнар һәм шушы сугышта катнашкан ветераннарыбызның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш балаларының хатирәләре сакланган.

 

Бүген кабат илебезне
ныклыкка сыныйлар. Хәзерге вакытта илебез иминлеген яклап, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез зур түземлелек белән батырлык үрнәге күрсәтәләр. Аларның исән-сау әйләнеп
кайтуларын телибез. Дөньялар гына имин була күрсен.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса