Ел башыннан Әлмәт районында 55 юл транспорт һәлакәте булган
8 кеше һәлак була һәм 65 кеше аварияләрдә төрле җәрәхәтләр ала.
Быел Әлмәт районында 55 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 8 кеше һәлак булган һәм 65 кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ хәбәр итә.
2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл – транспорт һәлакәтләре саны бер вакыйгага кимегән, һәлак булучылар саны 7 кешегә кимегән, статистика буенча җәрәхәтләнүчеләр саны 3 кешегә кимрәк.
Фото: Әлмәт ЮХИДИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа