Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәшгульлек үзәгендә өч йөзгә якын әлмәтле курслар үтте

Мәшгульлек үзәге әлмәтлеләр өчен өстәмә белем бирү курслары үткәрә.

Ел башыннан өч йөзгә якын әлмәтле мәшгульлек үзәгеннән квалификация күтәрү һәм өстәмә белем бирү курслары үтте. Визажисттан алып слесарьга кадәр теләсә кайсы һөнәрне өйрәнергә мөмкин. Ел башыннан җиде йөзгә якын әлмәтле кадрлар үзәгеннән эшкә урнашуда ярдәм алды.

Март аеннан башлап, КИУ филиалы базасында эш табарга теләүчеләр эш бирүчеләрдән таләп ителгән программаларның төп пакетларын үзләштерә. Алар буенча кече бизнес та, эре компанияләр дә үз хисабын алып бара. Гомумән алганда, мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән барлык һөнәрләр буенча ел башыннан 128 кеше уку үтте.

"Моннан тыш, "Демография" илкүләм проектының "Мәшгульлеккә ярдәм итү" федераль проекты кысаларында федераль операторлар аша дистанцион рәвештә укырга мөмкин.

Ел башыннан районның кадрлар хезмәте белгечләре 7 йөзгә якын гражданга эш табарга булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса