Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кызы Анжела Закирова билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә 3 нче урын яулады!

24 - 27 августта Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында дөнья беренчелеге узды. 20 илдән көчле спортсменнар үз авырлык категорияләрендә көрәштеләр.

Ярышларда Россия җыелма командасы составында Әлмәт районы Кәләй авылы кызы Анжела Закирова катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул өченче урын яулады! Аның көрәш буенча беренче остазы - танылган көрәшче, Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе тренеры Фәнил Минһаҗев. Анжела 2017 нче елда Фәнил Тәлгать улы җитәкләгән Кәләй авылындагы көрәш секциясенә тренировкаларга йөри башлый. Балачактан көрәш белән кызыксына, төрле ярышларда катнашып үскән кыз. Менә инде ике ел дәвамында ул Олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер Эльмира Нәфисуллинада ирекле көрәш белән шөгельләнә. Шулай ук тренер Фәнил Минһаҗев секциясенә йөрүен дәвам итә, билбау көрәше белән шөгельләнә. Тырышлыгының нәтиҗәләре дә үрнәк итеп куярлык. Анжела Закирова - билбау көрәше ирекле стиль буенча Татарстан чемпионы, Россия призёры, дөнья беренчелеге призёры исеменә лаек булган яшь спортчы. Бүгенге көндә ул югары нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итә, спорт юнәлешендәге узенең җиңүләре белән Әлмәт районын таныта.

 Рәмилә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса