Шойгу контракт буенча хезмәткә алынуга киртә булырдай авырулар исемлеген раслады
Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Россия саклану министры Сергей Шойгу мобилизация, хәрби хәл яки сугыш вакытында россиялеләргә контракт белән хезмәткә алынуда киртә булырдай чирләр исемлеген раслады.
Мәсәлән, авырулар исемлегенә ВИЧ, В һәм С гепатиты, актив туберкулезның барлык төрләре, беренче типтагы шикәр диабеты, шулай ук психоактив матдәләр куллану аркасында психик һәм үз-үзен тотышындагы тайпылышлар кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа