Уйланырга җирлек бар
Узган атнада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов Әлмәткә килде.
Татар телен саклап калу мәсьәләсе иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
Әлмәт җирлегендә милли мәгарифне үстерү юнәлешендә шактый гына эш башкарыла. Үзенең эшлекле сәфәре барышында хөрмәтле кунак район җитәкчелеге белән берлектә грандиоз ремонт һәм заманча үзгәрешләр кичергән М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицейда һәм Р. Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядә булды, заманча шартларда милли мәгариф юнәлеше буенча алып барылган эшчәнлек һәм укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүнең ни дәрәҗәдә оештырылганлыгы бе-лән танышты, «Әлмәт» иҗтимагый үзәген карап йөрде.
Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Сиринә Җиһаншина үзенең чыгышында Әлмәт җирлегендәге 21 балалар бакчасында татар телендә укыту һәм тәрбия эше алып барылганлыгын бә-ян итеп узды. 45 рус телле мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә исә 102 татар төркеме оештырылганлыгын, 2 балалар бакчасында тәрбия эшенең чуваш этномәдәни компонент кулланылып алып барылуын да әйтте.
- Мәгариф учреждение-ләренә килгәндә, хәл болайрак тора: 15 мәктәптә укыту һәм тәрбия татар телендә, 5 мәктәптә - чуваш этномәдәни компонент, 1 мәктәптә мордва этномәдәни компонент кулланып алып барыла. Милли мәктәп укучылары даими рәвештә Бөтенроссия, республика олимпиадалары лауреатлары булалар, приз-лы урыннар яулыйлар. 2022-23 нче уку елында 24 бүләк яулап алынды. 2 нче лицей укучысы Сөмбел Хәбибуллина татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада җиңде, - дип, булган казанышларны телгә алды Сиринә Максут кызы.
Ирешелгән уңыш-казанышларга Марат Әхмәтов та уңай бәя бирде. Шулай да милли мәга-рифне үстерү, телне сак-лап калу юнәлешендә башкарыласы эшләрнең әле байтак һәм киңкырлы булуын телгә алды ул.
Марат Готыф улы билгеләп узганча, бүгенге көндә төп бурыч - баланың hәм әти-әниләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү генә түгел, ә бәлки бу ихтыяҗны булдыру өстендә эшләү, туган телдә белем алуны дәрәҗәле итәргә тырышу.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе 2020 елдагы утырышта ясаган чыгышында: «Татар теленең бүгенге проблемасы - күпләгән милләттәшләребездә телебезгә карата рухи ихтыяҗ кимү, аңа үзе-безнең милли горурлыгыбыз, ана теле дип түгел, ә «миңа тормыш итү өчен нәрсә бирә соң ул?» дип карау, - дип әйткән иде. - Вакыт, тормыш шуны раслады: татар теле татардан башка беркемгә дә кирәк түгел. Телебезне саклап калу бары тик татар халкының эше. Аны безнең өчен кемдер килеп якламаячак. Тел - ул халкыбызның байлыгы, әгәр аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак», - дигән иде Марат Әхмәтов.
Моннан тыш ул татар теленең республикада дәүләт теле икәнлегенә дә басым ясаган иде. Әлбәттә, бу уңайдан җирле муниципаль хакимиятнең дә тел язмышына битараф булмавы кирәк.
Татар булып та, татарча сөйләшә белмәгән яки сөйләшергә теләмәгән җитәкчеләр моны колак-ларына киртләп куйсалар яхшы булыр иде.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Әлмәт җирлегенә тагын бер тапкыр килгәч, авыл мәктәпләренә дә кагылып чыгар әле дип өметләнеп каласы килә. Милли мәгарифне, телне һәм гореф-гадәтләрне нигездә нәкъ менә шул район мәктәпләре кадерләп саклый бит.
Соңгы елларда авыл мәктәпләрендә укучыларның кими баруы, чыгарылыш сыйныфларның 3-4 бала гына калуы да җитди проблема. Бу саннар зур, төзек авылларның «шикарный» ремонтлы мәктәпләрендә дә күзәтелә. Укытучылар бер дигән, белем бирү дәрәҗәсе югары, уку-укыту шартлары шәп югыйсә, ә укучылар саны кими. Уйланырга җирлек бар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа