Эштән - «Төнге смена»га
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы егетләребез соңгы вакытта кием-салым, азык-төлек сорамыйлар, аларның бүген дроннарга, квадрокоптерларга ихтыяҗы күпкә зуррак. Шуны күздә тотып, дроннарга детальләр әзерләү эшен Әлмәт җирлегендә дә җайга салганнар .
Әлеге кирәкле эшнең башында Илдар исемле егет тора. Үзе кебек тырыш, фидакарь егетләрне, кызларны бергә туплап мини-цех булдырган «Төнге смена» волонтерлар төркеме җитәкчесе безгә бу эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә соралган һәм мөһим булуы турында сөйләде.
- Әлеге эшкә мин гади генә, тоттым да кереп киттем дип әйтә алмыйм. Моның бик тирән һәм җитди сәбәпләре бар. Гаилә дустыбызның СВО зонасында һәлак булуы турындагы хәбәрне алганнан соң бик тетрәндем. Әлеге аянычлы хәл минем җанымны актарып ташлагандай булды. Яу кырындагы егетләргә гомерләрен саклап калу мөмкинлекләре турында уйлана башладым. Бу максатларда кирәк булган җайланмаларны эшләүчеләрне, 3D принтерда бастырып чыгарырдай кешеләрне эзләдем - эш бәяләре бик югары булып чыкты. Шуннан соң иптәшләрем белән 3D принтерны үзебез сатып алырга булдык, модельләштерүне үзләштердек. Үзем система администраторы, сатучы, шәхси эшмәкәр булып эшләгән кеше булсам да, бу җиһазларны эшләп чыгаруга тотынганда җиңел булды дип әйтә алмыйм. Шулай да теләк бар кыенлыкларны җиңде. Алга таба безнең эшчәнлекне күреп алдылар, ярдәм итә башладылар. Шул рәвешле бар да җайга салынды. Бүген инде кырык алтылап принтерыбыз, лазер станогыбыз бар. СВО зонасына 130 меңнән артык җайланма озатылды инде. Бу бик җаваплы һәм җентекле хезмәт. Аңлавыгызча, «Төн-ге смена» төркемендәге волонтерларның барысы-ның да төп эш урыннары бар. Менә шул эштән соң булган буш вакытларын җайланмалар ясауга багышлыйлар алар. Күпчелек төнге вакытта эшләргә туры килә, шуңа күрә дә төркемнең исемен «Төнге смена» дип атарга булдык. Эшчәнлегебезнең төп максаты - солдат егетләребезгә гомерләрен саклап калырга ярдәм итү. Дроннарга запчастьлар җитештерүдән тыш без әле медицина эшләнмәләре - солдатлар өчен ампула савытлары, турникетлар һәм коптерлардан төшереп җибәрү өчен системалар (ул өстәмә аксессуар буларак бара), магазиннарны тиз арада зарядлау өчен системалар, артиллеристлар өчен төрле яктырткычлар ясыйбыз. Артиллерия бүген иң мөһим роль уйный, шуңа күрә дә төнге вакытта прицел ясау өчен бу бик кирәк. Солдатлар белән турыдан-туры элемтәдә торабыз. Бу уңайдан безгә «Ассоль» штабы да ярдәм итә. Алар нигездә контактлар табуда, логистикада бик булышалар. Һәм бу шулай булырга тиеш тә дип уйлыйм. Егетләребез сакланган һәм сау булсыннар өчен тырышабыз бит барыбыз да. Үзебез дә саклану чараларын төгәл үтибез.
Детальләребез турыдан-туры хәрбиләргә барып җитә, без моны беләбез, чөнки алар белән даими хәбәрләшеп торабыз. Арабызда бары тик ышанычлы волонтерлар гына эшли, җиһазларны да тикшерелгәннәре, ышанычлылары гына илтеп җиткерә. Белмәгән, чит-ят кешеләр белән эшләмибез, моның үз сәбәпләре бар. Ә болай теләге булган һәркем эшчәнлегебезгә кушыла ала. Логистика көйләнгән. Географиябез киң - Әлмәт, Казан калаларыннан тыш, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Симферополь. Безнең бергә җыелышып утырып эшли торган урыныбыз юк югын, һәркем җайланмаларны өендә ясый. Гомумән алганда, без детальләрне җыючыларга яки принтерда бастырып чыгаручыларга мохтаҗлык кичермибез. Безгә нигездә шул ясалган детальләрне җыеп алып килүчеләр кирәк. Финанс мөмкинлекләре булганнар җиһаз сатып алып, эшчәнлекләрен башлап җибәрә алалар. Мондый җиһаз 20 мең сум тирәсе тора. Бездә алар бар, командабызга шушы рәвешле кушылырга теләк белдерүчеләр безнең белән элемтәгә керә алалар, аңлатабыз, барысын да өйрәтәбез. Материалга килгәндә, әлегә пластик җитәрлек, ә болай чимал белән дә ярдәм итәргә теләүчеләргә «юк» димибез, киресенчә, андыйларга рәхмәттән башка сүз юк, - диде Илдар.
Без исә эштән соң булган вакытларын кызганмыйча, СВО зонасында якташларыбыз өчен кирәкле, соралган җиһазларны җитештерүче фидакарь җан ияләренең үзләренә рәхмәт дибез. Эшләрегез уң, теләктәшлек күрсәтүчеләр күбрәк булсын иде дип телибез волонтерларга.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа