Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә машина төзүчеләрне хөрмәтләделәр

Тантаналы чара «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узды.

"Римера-Алнас" ҖЧҖнең 45 еллыгы һәм машина төзүчеләр көне 12 октябрьдә "Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә узган тантаналы чара белән билгеләп үтелде.

Бүген "Римера-Алнас" заводы-зур җитештерү-техник потенциалы, югары квалификацияле эшче һәм инженер кадрлары булган заманча, югары технологияле предприятие.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов производство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын юбилейлары һәм һөнәри бәйрәмнәре – машина төзүчеләр көне белән котлады, шулай ук бүләкләү тантанасын үткәрде.

Чараның төп моментларының берсе-тамашачылар өчен онытылмаслык тәэсирләр калдырган концерт программасы. Бу чыннан да истә калырлык чара иде, анда булган һәркемдә якты тәэсир калдырды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса