Әлмәт «ВСЕ СВОИ» марафонына кушылды
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция башланды.
Төп чаралар Әлмәт шәһәренең яшьләр үзәге мәйданчыгында җәелдерелде. Биредә «Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү», «Автомат җыю» буенча мастер-класслар оештырылган. Теләге булганнар өчен тирда атып карау мөмкинлеге дә тудырылды. Шулай ук ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчык булдырылган.
Контракт хезмәте белән кызыксынучылар мобиль пунктта барлык актуаль мәгълүмат белән таныша ала.
Марафон көн дәвамында бара.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа