Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дамирның фидакарьлеге югары бәяләнде

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Дәүләт бүләкләре тапшырды.

Рәис кулыннан бүләкләр алу бәхетенә республикабызда яшәүче 56 кеше лаек булды. Шуларның 8 е Дәүләт бүләкләре, 48 е республика бүләкләре алдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында Ватан сакчылары, танылган очучылар, махсус хәрби операция ка-һарманнары, меценатлар һәм ирекле ярдәмчеләр, әйтик, буш вакытларында мобилизацияләнгәннәр өчен мичләр ясап озатучылар да бар. Шулай ук фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләре адресына да җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлеге исемлек - бүгенге вәзгыятьнең хакыйкый гәүдәләнеше. Бу - тылда «Ярдәм янәшә» хәрәкәте вәкилләре, волонтерлар; технологияләр һәм сәнәгать үсеше - галимнәр, слесарьлар, завод хезмәткәрләре; мәдәният вәкилләре; милләтебез сәламәтлеге - табиблар; рухи сәламәтлегебез - «игелек» төшенчәсе бүген һәрберебез өчен бик мөһим.

Бүләккә лаек булучыларның берсе - якташыбыз, Миңлебай авылыннан Дамир Батталов. Ул бүләкне эзләп, бүләк өчен йөри торган егет түгел, бүләк аны үзе эзләп тапты. Бу - аның фидакарьлегенә югары бәя.

Дамир Батталов беренчеләрдән булып ирекле сугышчылар отряды составында алгы фронтка юл тота. Аннан кайткач, махсус хәрби операция зонасында үзен алыштырган егетләргә ярдәм итү теләге белән яна башлый һәм гуманитар йөк җыюга керешә. Соңыннан кабат СВО зонасына үзе дә китә.

Гөлфия Ханова әзерләде

 


#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса