Әлмәт университетлы булды
Әлмәт дәүләт нефть институтының хезмәт коллективы конференциясендә яңалык әйттеләр.
Анда Әлмәт дәүләт нефть институты Әлмәт дәүләт технология университеты итеп үзгәртү турында Карар кабул ителә!
Университетның рәсми кыскартылган исеме: Югары нефть мәктәбе.
Хәзерге вакытта уку йортында 1,5 мең бакалавр һәм магистр, 82 аспирант белем ала, дип хәбәр итә уку йортының телеграм-каналы.
Фото: Әлмәт нефть институты (архив)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа