Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Габделхаковларның алтын туйлары гөрләде

Әлмәт районы ЗАГС идарәсендә алтын юбилярларны-Нәфис Әбелхан улы һәм Гөлия Мөҗип кызы Габделхаковларны хөрмәтләделәр!

1973 елда булачак ир белән хатын беренче тапкыр Гөлия эшләгән Миңнебай авылындагы китапханәдә очрашалар . Шул вакыттан алар бер-берсенә гашыйк булалар.

1973 елның 14 ноябрендә аларның никахлары теркәлә. Бәхетле гаиләдә кызлары Венера һәм уллары Марат туа.

Пенсиягә чыкканчы Нәфис Әбелхан улы 17 ел «Ноябрьскнефтегаз» оешмасында шофер булып эшли. Гөлия Мөҗип кызы  инженер булып эшли. Ягулык салу оешмасында хезмәт эшчәнлеген тәмамлый. Пенсиягә чыккач, алар туган якларына кайталар, Туктар авылында йорт төзиләр һәм бәхетле яшиләр.

Нәфис Әбелхан улы һәм Гөлия Мөҗип кызы гаиләдә иң мөһиме – үзара аңлашу, диләр.

Тантаналы шартларда ир белән хатынга истәлекле бүләкләр һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына чакыру билеты тапшырдылар, дип хәбәр итә Әлмәт ЗАГСы.

 

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса