Әлмәттә волонтерлар форумы узды
Аны «Татнефть» компаниясе оештырды.
«Татнефть» компаниясе "С добром " волонтерларының беренче форумын уздырды. Аңа илнең төрле төбәкләреннән компаниянең 112 хезмәткәре килгән. Җыелганнар волонтерлык эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар һәм корпоратив волонтерлыкның торышы концепциясен эшләделәр. "Татнефть" компаниясендә хәзер барлыгы 4000 волонтер бар. Алар корпоратив һәм шәхси инициативаларның дистәләгән проектларын тормышка ашыралар.
Волонтерлар очрашуына илнең төрле төбәкләреннән 112 волонтер килде.Сөйләшү алдыннан җыелганнарны «Татнефть» компаниясе персоналы белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Глазков сәламләде.
Андрей Глазков Татнефть компаниясенең яңа, расланган миссиясе турында сөйләде:
"Бергәләп без тотрыклы киләчәк һәм тормыш энергиясе өчен яңа чишелешләр ясыйбыз."
Ә тормыш энергиясе-ул җитештерелгән продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне генә түгел, ә компаниядә эшләүче кешеләрне дә гәүдәләндерә. Хәзер "Татнефть" берничә юнәлештә ирекле эшчәнлек: агач утырту, донорлык, белем бирү волонтерлыгы алып бара. Форумга иң инициативалы волонтерлар килде. Аның төп максаты - катнашучылар тарафыннан корпоратив волонтерлык стратегиясен эшләү.
Форумның беренче көне ахырында корпоратив волонтерлык үсешенә керткән өлешләре өчен волонтерлар бүләкләнде.
Ике көнлек форумны ябу тантанасында 14 волонтер командасы киләсе елга дүрт юнәлеш буенча планнар турында сөйләде: экология, социаль эшчәнлек, спорт, хайваннарны яклау. Шулай ук «Татнефть» төркеме волонтерларының гимнын һәм социаль видеоролигын әзерләргә тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа