Әлмәттә кар яву нәтиҗәләре белән ничек көрәшүләре турында сөйләделәр
Төнлә техника төп магистральләрдә эшли.
Әлмәттә юл хезмәте төнлә кар яву нәтиҗәләрен бетерүгә чыкты. Автомобиль юллары идарәсе баш инженеры Рафис Нуришанов сүзләренчә, төн эчендә кар катламы 30 см-га җиткән. Эш тәүлек әйләнәсе ике сменада бара.
Хезмәтләр җаваплылыгында 350 км автомобиль юллары бар, шуларның 300е асфальт белән капланган һәм 50 күчү тибындагы. Шулай ук алар 150 км тротуар һәм 118 км велосипед юлларын хезмәтләндерә.
Төнлә төп магистральләрдә 15 берәмлек техника һәм сигез эшче кар белән көрәшә. Иртән техника саны 25-27гә җитә, кешеләр саны өч тапкырга диярлек арта. 10:00 сәгатькә Әлмәттә үзәк урамнарны һәм аларга тоташкан юлларны, тукталышларны кардан чистарттылар.
Фото: Әлмәт автомобиль юллары идарәсе (архив)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа