Безнең Җәмилә бик ярдәмчел
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезгә Габдрахман авылыннан Әминә әбиегез яза.
Сезнең (безнең) «Әлмәт таңнары» газетасын яратып укыйм. Һәр санын көтеп алып, бер юлын да калдырмый укып чыгам. Миңа газетаны Мөхәммәтганиева Җәмилә Әгъзам кызы алып кайтып бирә. Ул безнең ветераннар советы рәисе. Бик игътибарлы, мәгънәле, һәр яктан да ярдәмчел. Тыңлый белә, нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә кар-шы килми, ярдәмчел күр-шем дә ул минем.
Барыбызның да яраткан газетасы «Әлмәт таңнары»нда безнең Җәмиләбез турында язып чыксагыз, аңа минем изге теләкләремне җиткерсәгез, бик рәх-мәтле булыр идем.
Бигрәкләр дә шәфкатьле, ярдәмчел ханым. Килә алмаган вакытта телефоннан шалтыратып булса да гел хәлләремне белешеп тора. Мин үзем бик укырга яратам. Шуңа да ул миңа китап, журналлар, газеталар кертеп кенә тора.
Әле бит үзенең өендә 95 яшьлек әнисе дә бар. Бер авырсынмыйча, бала караган кебек аны тәрбияли. Ул барысына да җитешә, бар эшкә дә өлгерә.
Аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, балаларының игелеген күреп, рәхәт яшәвен теләп калам. Безне хөрмәтләгән, зурлаган өчен аны Аллаһ зурласын.
Әминә Дәүләтбаева
Габдрахман авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа